Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районы Шекше авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2023 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин, Саба муниципаль районы Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов катнашында, «кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законга кагылышлы халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.

   Чарада әлеге авыл җирлеге территориясендә яшәүче, сораулар бирергә теләк белдергән гражданнар, шулай ук кызыксынган затлар катнашты. Күчмә кабул итүләрнең төп максаты булып гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү һәм әлеге конкрет территориядә өстенлек итүче иң проблемалы мәсьәләләрне ачыклау тора.

    Республика продукциясен сату күләмнәрен арттыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды.  Сәүдә-сервис челтәрләрендә продукцияне сату өлкәсендә ешрак хокук бозулар тикшерелде.

   Әлеге авыл җирлеге территориясендә кулланучыларга кадәр кирәкле мәгълүматны дөрес һәм уңайлы итеп бирү мәсьәләләре буенча 3 зур кибет сатучыларына консультация үткәрелде.

Реклама

   Чаралар кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат булган буклетлар тарату һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре»газетасы белән үрелеп барды.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев