Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районы Полиция бүлеге хәбәр итә

Саба районы Полиция бүлеге хәбәр итә.

Узып баручы елның июнь аенда Олы Нырты авылында яшәүче, берәүләрнең гараж янында торган автомобиленә законсыз рәвештә кабызып, утырып киткән. Әлеге транспорт чарасы полиция хезмәткәрләре тарафыннан Саба-Килдебәк-Иске Икшермә юлында тоткарланган.

Миңгәр авылында яшәүче Үзбәкстан һәм Таджикистан гражданнарын теркәп, миграция законын бозган.

Алда әйтеп үтелгән фактлар буенча җинаять эшләре кузгалтылган.

Сак булыгыз мошенниклар!

Агымдагы елның июнь аенда билгесез зат алдау юлы белән телефон номерын алып, Мичәнбаш кешесенең 10 меңгә якын акчасын үзләштергән.

Шулай ук билгесез зат, үзен банк хезмәткәре дип танытып Тимершыкта яшәүчегә, картасыннан акча салдырырга телиләр, моңа каршы тору өчен кәрәзле телефонга кушымта урнаштырырга кирәклеге турында әйтә. Шуның нәтиҗәсендә зыян күрүче үзенең 40 меңгә якын акчасыннан колак кага.


Хөрмәтле гражданнар!

Сезне мошениклыкның киң таралган ысуллары белән таныштырабыз:

  • банк картасыннан законсыз акча салдыруны кисәтү;
  • законсыз кредит рәсмилләштерүне булдырмау;
  • сәүдә платформаларында акчаны отышлы инвестицияләү;
  • социаль челтәрләрдә белдерү урнаштырылган әйберләрне сату;
  • туганы яки танышына ярдәм күрсәтү кирәклеген хәбәр итү.

Әгәр дә сезгә шалтыратып, шушы санап кителгән ысулларның берсе буенча мөрәҗагать итәләр икән, сак булыгыз — болар мошенниклар.

Зинһар өчен, беркемгә дә яшерен кодны хәбәр итмәгез.

Кәрәзле телефонга шалтыратучы билгесез затлар күрсәтмәсе буенча кредит рәсмилләштермәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев