Олыяз авылында Галиуллиннар капка төбендә, «Капка төбендә кич утыру, Хөмәйрә кунаклар дәшә» дип аталган зур бәйрәм булып узды
Әлеге бәйрәмгә мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр, авыл халкы, тирә-күрше авыллардан, Шәмәрдәннән дә килгәннәр иде.
Бәйрәм үзешчәннәрнең матур җырлары белән үрелеп барды, төрле уеннарда катнаштылар, җырлар җырладылар, табышмаклар әйттелләр һәм элеккеге борынгы йолаларга туры китереп уеннар оештырдылар.
Иң соңыннан бергә истәлек фотосына төштеләр.
Бу бәйрәм матур итеп оештырылган иде. Мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәм шушы чараны үткәрергә мөмкинчелек биргән Галиулиннар гаиләсенә зур рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев