Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районы Кече Шыңар авылында гомер кичерүче Рәхимулла ага Гатиятуллин бүген үзенең зур юбилеен билгеләп үтә

Аңа 90 яшь.

Рәхимулла ага гомер буе колхозда эшли,ул 46 ел фермада маллар карый,җәй көне көтү көтә.Сөйгәне Галия апа белән алар 1958 елда өйләнешәләр,ике бала тәрбияләп үстерәләр.Рәхимулла Гатиятулла улы Гатиятуллинны олы юбилее белән котлыйбыз,саулык-сәламәтлек,озын гомер,бәхетле картлык телибез.”Дулкын” радиосында бүген аның хөрмәтенә кич 19 сәгатьтә иң матур җырларыбызның берсе яңгырый.Рәхим итеп тыңлагыз!

Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Олы Шыңар авылы җирлеге,”Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев