Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба район үзәк китапханәсендә “Өлкәннәр” клубының актив әгъзасы Ильясов Фәнил Ильяс улының “Яшьнәп үткән гомер” дип аталган портрет-кичә үткәрелде.

11 январь көнне Саба район үзәк китапханәсендә “Өлкәннәр” клубының актив әгъзасы, Саба районы ветераннар советы рәисе Ильясов Фәнил Ильяс улының 65 яшьлек юбилее уңаеннан, “Яшьнәп үткән гомер” дип аталган портрет-кичә үткәрелде.

Ул бер өлкәдә 40 ел эшләп, хезмәт юлын элемтә сыйфаты буенча оператордан башлап, Саба районы буенча “Россия почта”сы җитәкчесенә кадәр күтәрелгән хөрмәтле кеше.

Юбилярга тәбрикләү сүзләрен “Россия почтасы”ның Саба бүлеге начальнигы Заһидуллин Рафиль Рафаэль улы, Саба муниципаль районы халкын социаль яклау бүлеге начальнигы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы, “Өлкәннәр” клубы әгъзалары җиткерделәр.

Саба район мәдәният йорты хезмәткәрләре җырчы Айнур Гәрәев һәм баянист Айнур Габделхаков матур шигырь юллары һәм җыр аша кичәгә ямь өстәделәр. Чара ахырында китапханәчеләр дә Фәнил Ильяс улына якты теләкләрен җиткереп җыр башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев