Саба район мәдәният йортына балалары Украинада махсус операциядә, армия сафларында, эшке эшләр бүлегендә, Россгвардияда хезмәт итүче әниләрне җыйдылар
Саба районы мәдәният йортына 350дән артык әни килде. Аларның балалары Украинада махсус операциядә, армия сафларында, эшке эшләр бүлегендә, Россгвардияда хезмәт итә.
Залда утыручы әниләрне тәбрикләргә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов килде.
Ул залда утыручы әниләргә ныклы сәламәтлек, яхшы күтәренке кәеф, гаилә иминлеге, махсус операциядә булган егетләрнең исән-имин туган якларына кайтуларын теләде.
Тәбрикләүләрдән соң залда утыручы барлык әниләр өчен Минзәлә дәүләт драма театры артислары тарафыннан "Ситса туй" дигән спектакль күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев