Саба район китапханәсендә якташ әдип Гәзиз Нәбиуллинның тууына 105 ел уңаеннан «Ул безнең күңелләрдә» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.
Кичәне китапханәчеләр Илсөяр Шакирҗанова белән Алия Ибраһимова махсус язылган сценарий нигезендә алып бардылар.
Саба район китапханәсендә якташ әдип Гәзиз Нәбиуллинның тууына 105 ел уңаеннан "Ул безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Кичәне китапханәчеләр Илсөяр Шакирҗанова белән Алия Ибраһимова махсус язылган сценарий нигезендә алып бардылар. Кичәдә Гәзиз аганың кызы Зарима, күп еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре, аны белгән Сабалылар, Саба гимназиясенең 6 "Д" сыйныфы укучылары катнашты.
Гәзиз Нәбиуллин Саба районы Керәнне авылында туып үсә. Кечкенәдән кулына кәлам ала, шигырьләр яза. Ул бик озак еллар район газетасында җаваплы сәркәтип булып эшләде. Аның 10 га якын китабы дөнья күрде. Гәзиз аганың шигырьләрен укучылар әлеге кичәдә сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Әдәби кичә барышында язучының кызы Зарима Нәбиуллина, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова, "Саба таңнары" газетасы мөхәррир урынбасары Фәнил Мәүлетов, "Мишә дулкыннары" әдәби берләшмәгә йөрүче хәбәрчеләр Гәзиз Нәбиуллин турында истәлекләр белән уртаклаштылар.
Ахырдан Саба үзәк китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова чарада катнашучыларга рәхмәт әйтеп, Гәзиз аганың кызы Заримага истәлек бүләге тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев