Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба район китапханәсе «Милли кием - милләтемә тугрылык» татар милли киемле курчаклар бәйгесе үткәрде.

Районыбызда милләтебезнең матур гореф- гадәтләрен, киенү үрнәкләрен саклап яшәүче, аларны балаларына, оныкларына да җиткерүче гаиләләр бик күп. Гаилә елы уңаеннан, Саба район китапханәсе «Милли кием - милләтемә тугрылык» татар милли киемле курчаклар бәйгесе үткәрде.

Бәйге 4 номинациядә үткәрелде.
"Мин - татар кызы!" номинациясендә Гран-прига Шәмәрдәннән Фахуртдинова Зөлфия лаек булды.
1 урынга Сатыштан Муратниязовлар, 2 урынга Сабадан Тимергалиевлар, Шәмәрдәннән Галиакбәровлар, 3 урынга Олы Ныртыдан Вәлиевлар гаиләләре лаек булды. Кызыксындыру бүләгенә Юлбаттан Хәмитовалар, Явлаштаудан Галиевлар, Шәмәрдәннән Падимовлар гаиләсе ия булдылар.
"Мин - татар малае" номинациясендә Килдебәктән Хакимовларга кызыксындыру бүләге тапшырылды.
"Милли гаилә" номинациясендә Иләбәрдән Федоровлар гаиләсенә 1 урын,  2 урын шул ук авылдан Кәримовлар гаиләсенә булды.
"Үз кулларым белән курчак" номинациясендә 1 урынны Сатыштан Галиевлар гаиләсе алды.
Кызыксындыру бүләгенә Сабадан Хуҗиннар, Мәгьсүмовлар, Шәмәрдәннән Газизовлар, Йосыповлар гаиләре ия булды.


  Бәйгегә барлыгы 25 гаилә катнашты.Күңел җылысын биреп эшләгән,  күз явын алырлык курчаклар күргәзмәсе Саба сабантуеның матур бизәге булды.  Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидаил улы бәйгедә җиңүчеләргә матур теләкләрен җиткерде,  бүләкләр тапшырды.

Чыганак: МБУ "Сабинская ЦБС"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев