Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба музыка сәнгать мәктәбендә отчет концерты булып узды.

«Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба музыка сәнгать мәктәбендә» 2023-2024 уку елының I яртыеллыгы йомгаклары буенча отчет концерты булып узды.

Программада иң якты, яхшы укучылар катнашты, аларның тырышлыгы, өзлексез хезмәте игътибарсыз калмады. Укучыларның күбесе шәһәр, төбәк һәм халыкара конкурсларда, чараларда үзләрен танытырга өлгергән, кайберәүләре музыка дөньясында үз юлларын әле генә башлаган.

Укучылар тамашачыларга, педагогларга һәм ата-аналарга укыган вакытта өйрәнгәннәренең барысын да зур уңыш белән күрсәттеләр. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән үрелеп барды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев