Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановны туган көне белән котлыйбыз.

Хөрмәтле Рәис Нургалиевич!

Хөрмәтле Рәис Нургалиевич!

Гомер бәйрәмегез уңаеннан Cезгә иң матур теләкләребезне юллыйбыз.
Сез гомерегезне һәм профессиональ эшчәнлегегезне туган төбәгегез – Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә багышладыгыз. Югары оештыру осталыгы, киләчәкне алдан күрә белү сәләтегез белән район халкының олы ихтирамын казандыгыз. Сезнең район, республика, чит илләр җитәкчеләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра, төбәгебезнең киләчәге белән бәйле булган дөрес карарлар кабул итә белүегез һәрчак югары бәяләнә. Районның социаль-икътисадый тормышына зур игътибар бирәсез, яңалыклар белән бергә атлыйсыз, билгеләгән максатыгызга ирешү өчен бар көчегезне куясыз. Районыбызда авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләрендә соңгы елларда киң колач белән барган төзелеш-ремонтлар, кадрлар белән тәэмин итү һәм башка күп проектлар Сезнең турыдан-туры кайгыртучанлыгыгыз белән гамәлгә ашырыла. Алдагы эшчәнлегегездә дә бай тормыш тәҗрибәгезгә таянып, район һәм республикабыз өчен файдалы булган перспективалы планнарны гамәлгә ашырырга ярдәм итсен. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез атласын.

Хөрмәтле Рәис Нургалиевич!
Туган көнегез белән котлап, сезгә нык сәламәтлек, үзегезгә һәм якыннаргызга бәрәкәтле имин тормыш, яңа хезмәт җиңүләре телибез.

Гамьле еллар,ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән.
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр.
Сезгә булган чиксез хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә
Шатлык –куанычлар, зур бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Ихтирам белән Саба муниципаль районы, район советы башкарма комитеты, барлык райондашларыгыз, “Саба дулкыннары” ТРК се коллективы һәм җитәкчебез Әлфия Галимҗановна
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев