Саба муниципаль районында волейбол турниры булып узды.
25 март көнне 2011-2012 елгы малайлар арасында ике бөек датага — Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган волейбол турниры узды.

«Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы ярышларда катнашучыларны сәламләде. Сәламләү сүзләреннән соң Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
Һәр катнашучы үзенең рухи көчен, командалы эшен һәм осталыгын күрсәтте!
Беренче урынны Шәмәрдән егетләре яулады
Икенче урынны Мичән урта мәктәбе командасы алды
Өченче урын Югары Симет урта мәктәбе спортчыларына эләкте!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев