Саба муниципаль районында җир кишәрлекләре булган крестьян (фермер) хуҗалыклары, шәхси хуҗалык башлыклары катнашында бүген киңәшмә булып үтте.
Аның эшендә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гафур Хәсәншин; Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Рәүф Исмәгыйлев, Россельхознадзорның фитосанитар, ашлык сыйфаты күзәтчелеге һәм орлыкчылык контроле бүлеге дәүләт инспекторы Мөдәррис Фәттахов, ТРсы Дәүләт техник күзәтчелегенең Саба районы бүлеге начальнигы Ильяс Ибраһимов, Саба районы авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Ринат Нигъмәтҗанов катнашты.
Сүз фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар исемендә булган җир кишәрлекләрен тиешле таләпләрдә файдалану, авыл хуҗалыгына зыян салучы чүп үләннәренә каршы комплекслы көрәшү, орлыкларны сатып алганда сыйфатына игътибар бирү, авыл хуҗалыгы техникаларының төзеклеген тәэмин итү, файдаланылучы җир кишәрлекләрен тиешле органнарда теркәп, хисап эшен булдыру турында барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев