Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба муниципаль районы җирлекләрендә Сабан туе булып үтте.

Бәйрәмнәр якты, җылы һәм тыныч булды.

9 июнь көнне Тимершык һәм Юлбат авыларыда традицион Сабантуй - 2024 булып узды. Бәйрәм балаларның хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көне буе сәүдә ноктасы эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы-милли көрәш. Юлбат авылының Сабантуйның абсолют батыры булып Тәфкил Шәйхетдинов калды. Тимершык авылының Сабантуйның абсолют батыры булып Җалялиев Эдуард калды. Абсолют батырларга традиция буенча тәкә бүләк ителде. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

9 июнь көнне ямьле Мишә буенда Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч, Түлешкә авыллары халкы зурлап Сабантуй бәйрәме уздырды. 2024 елгы яз кыр эшләре нәтиҗәләре буенча “Кыр батыры” исеме “Туган як” җәмгыяте механизаторы Маликов Илназга, “Чәчү батыры” исеме Маликов Ниязга бирелде, ул тәкә белән бүләкләнде. Чәчүчеләр, җир эшкәртүчеләр тәбрикләнгәннән соң уеннар башланды. Халык бик күп җыйналган, бер-бер артлы уеннар үткәрелә - татарча көрәш, кул көрәше, аркан тартыш, авыш баганада йөрү, колгага менү, чүлмәк вату, утын кисү, капчык сугышы - бүләкләр дә бик мулдан булды. Уеннар белән аралашып үзешчән сәнгать осталары катнашында концерт та барды. Сабантуйның баш батыры исеменә Ахунҗанов Рифат Ришат улы лаек булды.

9  июньдә Арташ авыл җирлегендә милли татар бәйрәме Сабантуй узды. Арташ халкы һәм килгән кунаклар төрле милли һәм спорт ярышларында көч сынаштылар. Әхмәдуллин Рифат Сабантуйның абсолют батыры булды.

9 июнь көнне Югары Симет авылында шаулап – гөрләп Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәм елда күркәм гадәткә кергән иң тырыш, иң уңган хезмәтчәннәрне хөрмәтләү белән башланып китте. Мәйдан уртасына бүләкләр тапшыру өчен кыр батырлары, хезмәт алдынгылары чакырылды. Тантаналы өлештән соң мәдәни-спорт чаралары башланып китте. Быел көрәш батыры булып Югары Симет авылы егете Закиров Данис калды.

Түбән Шытсу авылында традицион халык бәйрәме-Сабантуй узды. Бу бәйрәм милли рухның чын энҗесе, тере бетмәс мәдәният чишмәсе һәм халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Чара артистлар чыгышы белән башланды. Ел саен бәйрәм флагын күтәрү өчен иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм чәчү алдынгылары чакырылды. Быел әлеге мактаулы хокукка "Батыр сева – 2024" Хәбибуллин Айнур лаек булды. Чәчү эшләренең уңышлы тәмамлануы һәм авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән "Саба таңнары" газетасы мөхәррире Р.Г. Исмәгыйлев, җирлек башлыгы Б.М. Мәүлетов һәм "Шытсу" ширкәте директоры Ф.Ф. Галләмов котладылар. Югары Шытсу авылында яшәүче Илгиз Шәвәлиев милли көрәш буенча баш батыр булды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев