Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба кызлары "Татар кызы-2018" милли конкурсының зона турында финалга узды

Узган атнада Арчада «Татар кызы-2018» милли конкурсының зона туры узды.

(Саба,  18 май, "Татар-информ", "Саба таңнары", Ильмира Галимуллина). Узган атнада Арчада «Татар кызы-2018» милли конкурсының зона туры узды. Республикабызның Кукмара, Теләче, Биектау, Арча, Апас, Балтач, Саба, Кайбыч районнарыннан килгән конкурсантлар арасында безнең район чибәрләре - финанс бюджет палатасы каршындагы үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәре Гүзәл Шакирҗанова (Саба), Юлбаттан Альбина Фәтхриева («Шоколад» балалар бакчасының музыка җитәкчесе) һәм Олы Шыңар урта мәктәбе педагог-оештыручысы Алинә Фәйзуллина да катнашты, дип яза җирле басма.

Саба кызлары бик матур чыгыш ясап, өчесе дә финалга үтте. Татар гүзәлләренең осталыгын, белемен һәм матурлыгын Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Конкурсның алдагы этапы 20 июнь көнне Казан шәһәрендә узачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев