Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба, Кукмара һәм Әтнә районнары хуҗалыклары цифрлы трансформациягә әзер

«АПКда цифрлы трансформация» дигән квалификация күтәрү курсы буенча беренче агымда катнашучылар укуларын төгәлләделәр. Һәр хуҗалык предприятиене цифрлы трансформацияләү буенча үз планын эшләде һәм яклады.

Беренче агым 21 мартта башланган  иде, анда Саба, Кукмара һәм Әтнә районнары хуҗалыклары җитәкчеләре һәм бухгалтер-икътисадчылары катнашты.

Дәресләр IT-парк һәм Иннополис университеты базасында узды. Курс тренинглар форматында 7 көнлек интенсивтан гыйбарәт, курс спикерлары һәм экспертлары - предприятиеләрне  цифрлы трансформацияләү өлкәсендә әйдәүче белгечләр.

 Тыңлаучылар цифрлы трансформацияләү нигезләре белән таныштылар, предприятие белән идарә итү инструментларын, цифрлы технологияләрне куллану ысулларын һәм хуҗалыкны автоматлаштыру алымнарын өйрәнделәр. «Бик кызыклы һәм актуаль булды. Заманча адекват якын килү сизелә» -  курс  турында шундый  фикерләр әйттеләр.

Курсны узган хуҗалыклар АХТПны автоматлаштыруга ярдәм итү программасында катнаша алалар һәм 50% хакын финанслашу шартларында автоматлаштыру системасын  сатып ала  алачаклар.

Икенче агым дәресләре 6 апрельдә Иннополис университетында башлана. Төгәл мәгълүматны  + 7 927 241 93 46   телефоны  аша  алырга  мөмкин. 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев