Саба юл идарәсе хезмәткәрләре юлларны яңарта
Төзекләндерү эшләре «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.
Республикабызда агымдагы елда "Яшәү өчен инфраструктура" илкүләм проекты уңышлы тормышка ашырыла. Районыбыз юлчылары да жәйге сезонда йөргән юлларыбызны төзекләндерү эшләрен башкару белән мәшгуль. Саба юл идарәсе хезмәткәрләре бу көннәрдә район үзәге Байлар Сабасындагы юлларны янарту белән шөгыльләнә. Иске асфальт өслеген алып урынына янасын түшиләр. Бу эшкә яхшы, заман техникалары җәлеп ителгән. Фотоларда юлчылар Байлар Сабасының Мәктәп урамында юл янарту эшләре алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев