Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба гимназиясендә үзидарә көне оештырылды [+фото]

Саба гимназиясендә үзидарә көне оештырылды. Бу көнне укытучылар һәм гимназия дирекциясе вазыйфаларын 10 - 11 нче сыйныфларда белем алучы укучылар башкарды.

Алар иртә белән барлык сыйныф укучылары өчен линейка үткәрделәр. Гимназия директоры Ләйсән Фирдаусовна, директор урынбасарлары линейка барышында гимназиянең эчке тәртип кагыйдәләрен яңадан искә төшереп, формадан килмәүче укучыларга, соңга калучыларга кисәтүләр ясадылар. Беренче дәрес вакытында директор алды киңәшмәсенә җыелып, көн тәртибе, көн дәвамында эшлисе эшләргә план төзелде. Үзләрендә зур җаваплылык тоеп һәр "укытучы" расписание нигезендә дәресләр үткәрде. Укытучы хезмәтенең никадәр җаваплылык таләп итүен, күпме сабырлык һәм тырышлык кирәк икәнен алар үз "җилкәләрендә" татыдылар.

Көн ахырында, актлар залында коллективның чираттан тыш киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә бүгенге эш көненә нәтиҗә ясалды. Үзидарә көнендә директор, аның урынбасарлары, психолог, социаль-педагог, оештыручы-педагоглар, фән укытучылары вазыйфаларын башкарган укучыларның отчётлары тыңланды, куелган хезмәткэ нәтиҗә ясалды. Киңәшмәнең икенче өлешендә укытучылардан «Мөгаллимнәр» һәм укучыларның «Укытучылар» командалары арасында уен-ярыш үткәрелде. Кичә күңелле дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев