Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба гимназиясендә әти-әниләр рус теленнән Бердәм Дәүләт имтиханы тапшырдылар [+фоторепортаж]

7 февральдә Бөтенроссия акциясе узып, ил күләмендә беренче тапкыр әти-әниләр рус теленнән Бердәм Дәүләт имтиханы тапшырдылар.

Акция кысаларында Россиянең Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов та имтихан тотты. Бу көнне Татарстанда 866 ата-ана үз белемен сынады.

Районыбызда да Саба гимназиясендә узган акциягә һәр мәктәптән быел 11 сыйныфны тәмамлыйсы укучыларның әти-әниләре һәм башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов, җитәкче урынбасары Илнур Котдусов та кушылды. «Əлеге чараның төп максаты - әти-әниләр һәм киң җәмәгатьчелекне Бердәм дәүләт имтиханы уздыру шартлары һәм таләпләре белән якыннан таныштыру.

Әти-әниләр баланың имтиханга әзерлегендә зур роль уйныйлар. Баласының имтихан вакытындагы психологик халәтен аңлау әти-әни өчен бик мөһим»,- ди район мәгариф бүлеге методисты Миләүшә Сафина. Бердәм Дәүләт имтиханын районыбызда 16 кеше тапшырды. «Кызым Сәләтле балалар мәктәбенең 11сыйныфын тәмамлый. Яхшы укый, әмма имтиханнар борчылдыра. Шуңа да мин кызымның кичерешләрен үземдә татып карарга, үземнең дә белем запасын ачыкларга дип килдем»,- ди Сабадан Зөлфия Джуманова.

Реклама

Дәвамын "Саба таннары" газетасының 10нчы санында укый аласыз.

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев