Саба гимназиясе бүген «БДИны әти-әниләр белән бергә бирәбез» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Гимназия район буенча имтихан үткәрү пункты итеп сайланган.
Аның җитәкчесе Айнур Нургали улы Шәймәрданов. Ул билгеләп үткәнчә, акция үткәрүнең максаты - әти-әниләргә Бердәм дәүләт имтиханы тапшыруның төп таләпләре белән таныштыру һәм балалар өчен кече класслардан ук яхшы белем тупларга кирәклеге хакында аңлату. БДИны әти-әниләр математика фәненнән тапшырдылар һәм аның барышында имтиханның бөтен процедурасы белән таныштылар. Чарада 14 әти-әни һәм җитәкче органнардан район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Мансур улы Баһманов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев