Саба дулкыннары ТРКсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сабаның ялкынлы һәм данлы кызы Саба сөйли Әлфиянең, ягъни хөрмәтле җитәкчебез Мөбарәкова Әлфия Галимҗан кызының бүген 20 нче февральдә гомер бәйрәме – туган көне, зур юбилее.
Без - «Саба дулкыннары» ТРКсе егет-кызлары күңелебездә булган барлык матур теләкләрне зур ихтирам белән сезнең тарафка җиткерәбез.
Саба дулкыннары ТРКсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сабаның ялкынлы һәм данлы кызы Саба сөйли Әлфиянең, ягъни хөрмәтле җитәкчебез Мөбарәкова Әлфия Галимҗан кызының бүген 20 нче февральдә гомер бәйрәме – туган көне, зур юбилее. Без - "Саба дулкыннары" ТРКсе егет-кызлары күңелебездә булган барлык матур теләкләрне зур ихтирам белән сезнең тарафка җиткерәбез. 17 ел җитәкчелек итү дәверендә телерадиокомпания район күләмендә генә түгел, республикада зур дәрәҗә яулады. Үзегезнең бөтен белемегезне, энергиягезне оешманы үстерүгә багышладыгыз, бүген дә заман белән бергә атлап, яңалыкларны үзләштереп, аларны гамәлдә кулланып, материаль-техник базаны ныгытуга, зур ремонтлар үткәреп эшче кешенең хезмәт шартларын уңайлы итүгә ирештегез.
Әлфия Галимҗановна! Сезне ихлас күңелебездән бүгенге бәйрәмегез - юбилеегыз белән котлыйбыз. Без Сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле, тынгысыз шәхес буларак беләбез. Тырыш һәм намуслы хезмәтегез, кешеләргә карата игътибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булуыгыз белән коллективның олы хөрмәтен яуладыгыз. Сезнең нәтиҗәле хезмәтегезне күпләргә үрнәк итеп куярлык. Ә алда әле тагын да биегрәк яулыйсы үрләр һәм иҗат куанычлары көтеп торсын Сезне! Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттыгыча сабыр булып калыгыз, гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле изге эшләр белән тулы торсын. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Сезгә сәламәтлек, балалар игелеге, хезмәт уңышлары, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-күәт, бәрәкәтле тормыш телибез.
Җитәкчебез, сезнең туган көндә
Җиткерәбез изге теләкләр.
Бәйрәм дәрте бүген һәммәбездә,
Шатлык тоеп тибә йөрәкләр.
Алтын кояш мул сипсен нурларын
Шушы матур бәйрәм көнендә!
Безгә һәрчак үрнәк булып кына
Яшәгез сез әле бүген дә!
Чын йөрәктән котлавыбыз
Җыр булып сезгә барсын.
Бүгенге бәйрәм гомергә
Истәлек булып калсын.Иң изге теләкләр белән сез җитәкләгән коллектив.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев