«Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре #МойГеройМояСемья акциясендә катнаша
«Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре дә сугыш батырлары оныклары.
Бу дөньда нинди генә хәләттә булсаң да, Әти белән Әни истән чыкмый. Алар бит сиңа тормыш бүләк иткән иң гәзиз җаннар. Бөек Ватан сугышы, аның җанкойгыч дәһшәтле көннәре, еллары безнең гаиләгә бик нык кагыла. Әтием Мөбәрәков Галимҗан Мөбәрәк улы сугышның башыннан ахырына кадәр яу кырында була. Аның кыю, тәвәккәл, парашутчы булуы турында язганым бар. Ул үзе дә сугышта күргәннәрен безгэ еш сөйли иде. Бүген исә, сүзем әнием Мөбәрәкова Сәрвәр Сабирҗан кызы турында.
1928 елның апрелендә Саба районы Оет авылында дөньяга килә ул. (Әбием Кәнифә Урта Саба, бабам Сабирҗан Оет авылыннан). Гаиләдә беренче бала булганлыктан, авырлыклар да, кыенлыклар да әни башыннан күп уза. Ватан сугышы башланып берничә көн үтүгә, бабайны сугышка алалар. Әни әбигә тормыш йөген тартып барырдай, олы бала булып кала. Әле бит әнидән соң, тагын ике бала бар. Шулай итеп, 13 яшьлек кыз жиң сызганып колхоз эшенә керешә. Язгы чәчү, урак уру, көлтә сугу, сложный молотилка да эшләу, кышкы февраль салкыннарында җитеп сугу кебек эшләрне башкара алар. Бер генә көндә эшкә бармый калмыйлар. Атлы эшләрдә дә катнаша әниебез.14 яшендә ул Шәмәрдәнгә урман кисәргә йөри башлый. Көзге яңгырлы көннәрдә дә, кышкы ачы бураннарда да эш туктап тормаган. Өстә телогрейка, башта шәл (ул вакытта кияргә киемнәрдә булмаган бит) алар юешләнеп бетә, киптерергә урын юк, шул юеш телогрейканы аска салып, шәлне ябынып йоклыйбыз да, иртән шуларны киеп, тагын урман кисәргә китәбез,- дип сөйли иде әни.
Хәзер әни сөйләгәннәрне искә алам да, шаклар катып утырам. Бу авырлыкларга ничеклэр түзделәр икән, -дип аптырыйм.
Әниләр Бөек Җинү көнен якынайту өчен барсында әшләгәннәр. Авыр, кул көче сорый торган хезмәттәш тыш, хөкүмәт тарафыннан күпме түләүләре дә булган бит. Үзләренең тамакларыннан өзеп ит, май, йомырка тапшырганнар. Сепоратордан аертылган сөтнең өстен тапшырып, калган сөтен "обший кателга " салып кайтып китә торган булганннар.
Болардан тыш 3 сарыгын булса, 1 сыерың бозауласа, бозавын килеп ала торган булганнар.
Сугыш! Коточкыч авырлыклар, хәсрәтләр, үлем, югалтулар китерә ул безнең халыкка. Әнинең әтисе Сабирҗан бабай сугыш кырында ятып кала. ӘТИ дигән татлы сүзне бер әйтергә тилмереп яши әниебез. Әнинең бик тә укытучы буласы килә .Ул Сабага менеп укытучылар әзерли торган курсларга язылырга тели. Урын тулды,-диеп аны борып кайтаралар.(Ул менгән бина хәзерге ветеринария зданиесе урынында, ике катлы агач бина иде. Ул бина сугыш чорында Роно булып хезмәт итә, ә соңыннан ул ветеринария бинасы булды).
1946нчы елда әти сугыштан кайта. Аны Оетка колхоз рәисе итеп куялар. Әти белән әни болында кичке уенда танышалар. Әти әнине алып райкомга менә. Өйләндем, авылга кайтам, ди. Аларны районның иң ерак Нырты авылына җибәрәләр, әти анда 1955нчы елга кадәр эшли. Оста оештыручы, бик шәп җитәкче була ул. Әти белән әни 6 бала үстерәләр. Барыбызга да югары белем алырга булыштылар. Без әти-әни тәрбиясендә бик рәхәт, бәхетле яшәдек. Алар безгә үзләренең әти-әниләре, әби-бабайлары турында, үткән газаплы тормышлары турында сөйлиләр иде. Без алардан нәселебез шәҗәрәсен, үткәннәрне ишетеп устек. И , и, и сагынабыз аларны. Шушы рәхәт, матур тормышны күрсәтәсе иде аларга…
Әлфия Мөбәрәкова.”Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры.
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев