Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре #МойГеройМояСемья акциясендә катнаша

«Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре дә сугыш батырлары оныклары.

9 Май Бөек Җиңү көне якынлашты! Безнең өчен бик кадерле һәм моңсу көн!
Мөбәрәков Галимҗан Мөбәрәк улы 1921 елда Саба районы Шекше авылында туа. Ул бик яшьли хезмәт юлын башлап җибәрә. 13 яшеннән Иләбәрдән почта ташый башлый.
1938 елда әтиебез армиягә алына,шул ук елны япон сугышы башлана,ул япон самурайларына каршы көрәшә. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлануын ул ерак Монголия җирендә ишетә, шуннан Ватан сугышына китә. Әтиебез курку белмәс батыр,кыю парашютчы була.Ул дошман тылына да сикерә. Күп тапкырлар үлемнән калган әтиебез сугыштан 1946 елда гына туган якларга кайта.
1947 елда әниебез Сәрвәр белән өйләнешәләр,6 бала үстерәләр. Алтыбызга да югары белем алырга булышалар.
Әтиебез гомере буе сәүдә системасында эшләде. Ул “РСФСРның почетлы потребкооперация хезмәткәре” дигән исемгә лаек булды.
Әтиебез белән горурланабыз! Күп санлы орден һәм медальләре тагылган костюмын кадерләп саклыйбыз! Ул мәңге безнең күңелләрдә!
Әлфия Мөбәрәкова.”Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры.
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев