Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба балыкчылары үзенчәлекле рекорд куйды

Бу тормышта һәр кешенең яраткан шөгеле була, һәркем буш вакытларында нидер белән мавыга. Кемдер көннәр буе диванны кочаклап ята, кемнәрдер домино,шахмат- шашка уйный,телевизордан көне буе сериаллар бага яки компьютер артында утыра. Бу катлам вәкилләре халык бәя бирүчә нормаль кешеләр рәтенә керәләр.

Һава шартларының нинди булуына карамастан буш вакытларын яр буенда яки боз өстендә үткәрүче балыкчылар, 31 март көнне Чулман елгасының Ташбака дип аталучы урынында, боз астыннан балык тоту буенча 25 нче тапкыр-юбилей ярышларын үткәрделәр.

Татарстанның бер генә районында да рәттән 25 тапкыр ярыш үткәрелүен тарих хәтерләмидер. 1999 елдан бирле оештырыла торган Саба балыкчыларының бу бәйгесе үзенчәлекле рекорд.

40 тан артык балыкчы катнашуындагы ярыш бик дустанә һәм киеренке шартларда үтте. Бәйге төрле номинацияләрдә узды. 1нче балык тотучы номинациясе җиңүчесе - Хәниф Тимербаев. 2 урында - Гарипов Азат, 3 урында - Хадиев Расих.

Иң зур судак балыгы буенча 1 урын иясен ачыклау авыр булмады, чөнки Сабалы Шәһвәлиев Айрат тоткан 2,650 килолы балык күпкә башка конкурсантлардан аерылып тора иде. Икенче урында 1,350  кг. судак белән Юмагулов Марат, 3 урында Гарипов Азат - 950 гр.

Иң зур берш буенча бәйгедә Иске Икшермәдән Закиров Альмир җиңүче булды-ул тоткан балык 550 грамм килде. 2 урында Мөбәрәкҗанов Фәнил-500 грамм. 3 урын өчен бәйгедә Әхтәмов Рамил һәм Вафин Газинур тоткан 2 номинант берш бер үк авырлыкта - 450 шәр грамм килде.

Елда киеренке шартларда үтә торган, ярышып боз тишүчеләр арасында булучы бәйгедә катнашучылар 2 генә кеше булды. 1 урында Сәләхов Айрат, 2 урында Садыков Рәсүл. Барлык җиңүчеләрне һәм призерларнф кыйммәтле призлар һәм грамоталар белән бүләкләделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев