Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш кичәсе һәм конкурслар призерларын бүләкләү (Мәдәният бүлеге)

30 май көнне Шәукат Биктимеров исемендәге район мәдәният узәгендә Саба балалар сәнгать мәктәбенен ин сөенечле һәм дулкынландыргыч чыгарылыш кичәсе узды. 2017-2018 уку елында Хөснулла һәм Аллахияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең 28 чыгарылыш сыйныф укучылары тәмамлау турында таныклык алды.

Сәнгать мәктәбен гел “5”ле билгеләренә тәмамлаучы чыгарылыш укучыларына: Хореография бүлегеннән 11 , музыка бүлегенен ике юнәлешен “Фортепиано” һәм вокал сыйныфыннан 1 укучыга таныклыкларны  Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов тантаналы рәвештә тапшырды.

Сәнгать  мәктәбен “4”ле билгелэренә тәмамлаучы укучыларны хореография булегеннән 15 укучыга таныклыкларны Хөснулла һәм Аллахияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе директоры  Газизов Алмаз Зиннурович тапшырды.

Сәнгать мәктәбенең традициясенә  әйләнгән төрле дәрәжәдәге халык-ара, региональ, республика конкурсларда җину яулаган укучыларыбызны Саба муниципаль районынын Мәдәният булеге начальнигы Ростәм Фидәил улы Захидуллин Саба балалар сәнгать мәктәбенең медален һәм рәхмәтен тапшырды. Җитәкчеләренә мәдәният бүлеге  кубоклары һәм мактау грамоталары. Заһидуллин Рөстәм Фидаилович котлап, чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм призерларын котлап, ата-аналар белән үзара аңлашу, үзара хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

Безнең чыгарылыш сыйныф укучыларын чын күңелдән котлыйбыз. Барыгызга да хәерле юл, хезмәт сөючәнлек, үҗәтлек, авырлыклар алдында артка чигенмәскә, һәрвакыт алга гына барырга, куелган максатка ирешергә, тормышта үз урынын табарга, һәм әлбәттә, туган мәктәбне, үз-укытучыларын онытмаска телим. Без сезне яратабыз һәм көтәбез. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына, призерларга ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм яхшы кәеф!

 

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев