Реклама
Радио һәм телевидение яңалыклары
«Саба-Арена» спорт мәктәбендә бадминтонистлар өчен күнегүләр сборы
Һәр җәй саен бадминтонистлар өчен «Саба-Арена» спорт мәктәбендә кунегүләр сборы була.
Быел аларда 40 тан артык спортчылар катнаша. Бу сборлар - тәҗрибәле спортчылар өчен дә, яңа йөри башлаганнар өчен дә бик кирәк чара. Көн саен дүрт сәгать дәвамында волан белән күнегүләр һәм счетка уеннар оештырыла. Спорт залында кичке 2 сәгатьлек тренеровкалар, бассейнга бару һәм башка чаралар уздырыла. Бу бадминтонга район мәктәпләрендә алга таба үсеш алырга мөмкинлек бирәчәк, балалар республика һәм Бөтенроссия ярышларында катнашачак. Шулай ук тренировкалар балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итәргә ярдәм итә. Бадминтонга йөрүче балаларның күнегүләр җыены 20 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Саба районы рәсми сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев