Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба аграр көллияте» базасында Нургали Миннеханов истәлегенә тиз йөрешле шахмат буенча 1нче республика күләм шәхси- команда ярышлары үтә.

Бүген, 30 март көнне «Саба аграр көллияте» базасында 2014- 2015 нче елгы егет- кызлар арасында РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы Нургали Миннеханов истәлегенә тиз йөрешле шахмат буенча 1нче республика күләм шәхси- команда ярышлары үтә.

Көннең беренче яртысында уеннарга старт бирелде һәм ул кичкә кадәр дәвам итәчәк. Ярышка республиканың 20 районыннан 50дән артык спортчы килгән.

Ачылышта Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, Нургали Миннехановның оныгы Азат Рәис улы, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев