С-300 дәһшәтлеме?
Сүрия күгендә Россиянең Ил-20 очкычы бәреп төшерелү уңаеннан Россия Оборона министрлыгы үткәргән брифинг соңгы көннәрнең иң мөһим яңалыкларыннан берсе булып тора. 15 россияле хәрбинең һәлак булуы, бу һәлакәтнең Россия ракетасы ярдәмендә тормышка ашырылуы җавапсыз бик күп сораулар тудыра.
Мәскәү фаҗигадә Израильне гаепли һәм гыйбриләрне авызлыклау өчен Сүриягә С-300 һава һөҗүменә каршы тору комплексын ике атна эчендә илтеп җиткерергә вәгъдә бирә. Пропаганда машинасы бу вакыйга израильлеләрне куркуга салачак, моннан соң бер гыйбри очкычы да Сүрия күгенә үтеп керә алмаячак, үтеп керсә, рәхимсез рәвештә җәзага тартылачак дип вәгъдә бирә. Әлбәттә, болар барысы да телегипноз чаралары гына. Чынбарлык теледөньядагы сюжетлардан күпкә аерыла. Язлыкта гына Сүриянең Россиядән алган һава һөҗүменә каршы тору системалары җитмештән артык “томагавк”ны бәреп төшерделәр дигән телесандугачлар сайравын искә төшерик әле әйдә. Янкилар ул чакта үз ракеталарының барысы да максатка төгәл барып җитте дип белдергәннәр иде. Израильнең Америкадан алган F-16 очкычлары Сүрия туфрагын өч йөз тапкырга якын бомбага тотканнар икән инде.
Гарәп иле дошман карчыгаларының үз күгендә пәйда булуына һәрвакытта да рус ракеталары белән җавап бирә, әмма нәтиҗәсез. Бары тик бер тапкыр гына гыйбри очкычы бәреп төшерелде дигән хәбәр тараттылар, әмма Израиль ул хәбәрне дә кире какты. “Томагавк“ларны чүпләп торган системаларның ни өчен F-16 очкычларына теше үтми дигән сорауны куйыйк та шуңа җавап эзләп карыйк. Израильлеләр шулкадәр кыю очалар: хәтта үзләренә ут ачкан зенит системаларын юк итеп тә мәшәкатьләнмиләр диярлек. Гыйбри очучылары сүриялеләрнең утны очкычлар инде бомба ташлап кайтып киткәч кенә ачуларын һәм ракеталарны күккә тәртипсез рәвештә очыруларын әйтәләр, ягъни очкычларны радарлар күрми, зенит системалары сукыр рәвештә аталар дип раслыйлар. Сүз иске F-16 очкычлары турында бара. Израильдә Американың F-35 стелс очкычлары да бар, аларын заманча радарлар белән дә күреп булмый. Шуңа күрә Оборона министрлыгында үткәрелгән брифингта С-300 комплексы белән нәгърәләр ору Израильдә артык зур калтырану тудыргандыр дип әйтеп булмый.
Бездәге патриотлык градусы күтәрелә, билгеле, әмма гыйбриләрнең “Едиот Ахронот” газетасы моны начар яңалык дип атау белән бергә Израиль хәрби һава көчләренә: “Сүрия һәм Ливан күгендә очканда күбрәк тырышлык куярга, тырышыбрак планлаштырырга, саграк кыланырга туры киләчәк”, – дип кенә язып чыкты.
Тагын берничә пропаганда белдерүен укып китик. “Америка стратегларының исенә төшерәм: Хмеймимдагы һәм Тартустагы Россия хәрби базаларының һавадан иминлеге С-400 һәм С-300 зенит ракеталары белән тәэмин ителә, аларның очу радиусы теләсә нинди таныш булмаган очучы объект өчен сюрприз булырга мөмкин”. Бу сүзләрне моннан ике ел элек, 2016 елның 6 октябрендә, генштаб генералы Конашенков әйткән иде. Ил-26 очкычы Россия хәрби базасына төшеп утырганда бәреп төшерелде, сюрприз дошман очкычлары өчен түгел, россияле хәрбиләр өчен әзерләнгән булып чыкты. Хәзер инде илнең иң югары җитәкчелеге израильлеләргә яңа сюрприз вәгъдә итә, шул ук С-300 комплексы белән яный. Сүрия күгендә асылда зур хәрби конфликт алдыннан мускулларны капшау бара. Шундый һәрбер капшау Россиянең хәрби технологияләр ягыннан Көнбатыштан күпкә артта калуы турында гына хәбәр итәчәк.
Очкычны кем бәреп төшерүе турында әле һаман да төгәл мәгълүмат юк. Россия хәрбиләре тарафыннан кулга алынган Сүрия хәрби һава көчләре җитәкчесе генерал Әхмәд Мәхлүл бөтенләй башка төрле мәгълүматлар бирә дип әйтәләр. Әмма монысы инде безнең өчен сер булып калачак.
Вәгъдә биргәч, Оборона министрлыгы сүзендә торыр, Россиянең яңа зенит комплекслары Сүриягә барып җитәр дип ышаныйк. Менә шуннан соң да Израиль карчыгалары россияле комплекслар канаты астындагы күккә очып керсәләр һәм бер каршылыксыз бомба яудыруларын дәвам итсәләр, Мәскәү моңа ничек җавап бирер? Телетамашачының хәтере кыска булуга өметләнеп, яңадан кесәдән йодрык селтәү беләнме? Россияле обывательләр 1982 елның 9 июнендә Израильнең “Арцав-19” дип аталган хәрби сугыш операциясен башлауларын һәм санаулы сәгатьләр эчендә СССРның Ливандагы 19 заманча зенит ракета дивизионын юк итүләрен, 60 совет очкычын һавадан мәтәлдереп төшерүләрен, бөтен совет политбюросының бу уңайдан дәһшәтле куркуга төшүен, Ливия лидеры Каддафиның беренче ярдәмчесе Габдел Сәлам Җәллүд СССР илчесенә: “Без сездән сатып алган кораллар Ливанда картон уенчыклар шикелле яна”, – дип ярсып кычкыруын белмиләр. Шуннан соң Варшава договоры илләренең бездән йөз чөереп НАТОга таба авышуларын, Европадагы барлык совет гаскәрләренең чыгарылып бетерелүен барыбыз да оныттык диярлек инде. Сүрия күге өчен бүгенге тартыш нәкъ шундый нәтиҗәләр белән үзенең финалына якынлаша.
Рәшит Фәтхрахманов
Сау-сәламәт булсак, үлмәбез!
Россиягә дә, тоташ санкцияләр шартларында, башкалар ничек яши соң, дип як-якка каранырга вакыт җитте. Иранга, мәсәлән. Инде менә кырык ел Америка санкцияләренә түзеп, АКШ банкларында “катырылган” йөзләрчә миллиард долларын сагынып яшәсә дә, үлми әнә бахыр.
Киресенчә, үзен-үзе ашата, киендерә, фәнен, мәгарифен кулыннан килгәнчә үстерә, ракета-атом-төш коралы белән хәрби-сәнәгать комплексын булдырды хәтта. Әйе, автомобильләре 30-40 ел элегрәк чыгарылган иске “пежо” һәм “ситроен” анысы. Әмма йөрергә ярый. Бензиннарының газлы суга караганда очсызрак булуы гына ни тора! Самолетлары кырык ел дәвамында искергән, шуңа күрә еш “егылалар”, җимереләләр. “Боинг” һәм “Эйрбас” очкычларының исә “Иран” дигән сүзне гомумән дә ишеткәне-белгәне юк. Аның каравы, хәзер Кытай белән Россия аларны яңа самолетлар белән тәэмин итәргә әзер. Коррупциягә килгәндә, анда да бу зәхмәт бар. Әле ниндие генә! Үзләре байлык-муллыкта яшәп, халыкны һаман дога кылырга, ягъни булганына шөкер итеп яшәргә өндәүче дин әһелләре – җәмгыятьтә иң тирән коррупция сазлыгына баткан катлау. Әмма инде интернет киңлекләре бозган яшьләрнең пәрәнҗә-бөркәнчеккә төренеп йөриселәре килми. Хәзер алар яшь сылу гәүдәнең матурлыгын яшермичә, дөньякүләм мода йортларының модалы киемнәрен киеп йөрүне хуп күрә.
Ә менә Гыйрак Сәддам Хөсәен идарә иткән чорда күпкә авыр яшәде. Хәтта төп байлыклары – нефтьне дә беркемгә сата алмады, барлык юллар ябык иде чөнки. Халык ачлыктан интекте, дарусызлык аркасында меңнәрчә бала кырылды. Фәләстыйн лидеры бервакыт: “Безнең төп корал – хатыннарыбызның зур корсагы!” – дигән иде бит. Монда да шулай булды.
Шул ук вакытта “санкцияле” Гыйрак нефтенә тиз генә арада Төркия, Сүрия, Израиль һәм... шул ук Европа, Америка сәүдәгәрләре чат ябышты. Ягъни Гыйракның бөтен нефте контрабандага әйләнде. Бу исә илгә көч-хәл белән очны-очка ялгап яшәү мөмкинлеге бирде.
Соңгы мисал – Греция. Флагы, гербы, Берләшкән Милләтләр Оешмасында урыны булган дәүләт әле ул үзе. Тик чынында – дәүләтчелеген югалткан банкрот. Греклар элек Европадагы бик күп илләргә караганда баерак яшәде. Әйтик, электровоз машинисты җиде мең евро хезмәт хакы алып, ә барлык дәүләт хезмәткәрләре вакытында эшкә килгән өчен генә дә ай саен 200 евро премияне кесәсенә салып барсын әле!.. Шул ук вакытта хөкүмәте алдап-йолдап, бюджетны өметсез саннардан “чистартып”, һаман саен очсызлы кредитлар каерып утырды. Нәтиҗәдә 300 миллиардлык бурычка батканын сизми дә калды. Менә хәзер инде 2060 елга кадәр бурыч түләргә туры киләчәк. Ягъни грекларның ике буыны илнең ахмак һәм карак җитәкчелеге, аягын юрганына карап сузарга күнекмәгән халкының ваемсызлыгы аркасында җыелган бурычны түләячәк.
Шуңа күрә хәзер алар белән беркем дә исәпләшми. Америка: “Россиягә бер өреп алыгыз!” – дип боергач, дипломатларыбызны шундук куып чыгардылар. Өстәвенә әле: “Россиягә эчке эшләребезгә тыкшынырга юл куймаячакбыз!” – дип бармак та селкеп калдылар. Премьер Ципрас Мәскәүгә килеп, Путиннан бурычка өч миллиард евро сорагач, әлбәттә инде, ил башлыгы җавабын кыска тотты. “Безгә санкцияләр игълан иттегез, Евросоюздан сорагыз әнә!” – дип кенә җибәрде. Шуннан Ципрас: “Алар безгә бирмиләр, һаман саен эшләтәләр дә эшләтәләр. Өстәвенә әле пенсиягә чыгу яшен дә күтәрергә мәҗбүр иттеләр. Хатын-кызларыбыз 50 яшьтә чыга иде, хәзер – 65тә. Ирләр 55тә чыкса, хәзер Евросоюздагыча – 67 яшьтә генә...” – дип “елады”.
Ни әйтәсең инде монда? Ни чәчсәң, шуны урырсың – бары шул гына.
Вахит Шәрипов
Шәһәр табибы районга килә
Балалар республика клиник хастаханәсенең сәламәтлек мобиль үзәге белгечләре районнарга сәфәр оештыруны дәвам итә. Күчмә бригада составында даими эшләүче педиатр, офтальмолог, невролог, эндокринолог, кардиолог, УЗИ тикшеренүе үткәрүче белгечләр бар.
Шушы көннәрдә Алексеевск районының Биләр шәһәрендә булганнар. Анда бакчага йөрүче һәм мәктәптә укучы 150 баланың сәламәтлеген тикшергәннәр. Мобиль бригаданың килүе турында алдан хәбәр ителгән. Табиблар тикшеренү үткәрүдән тыш, балаларга һәм ата-аналарына киңәшләр биргән. Сүз нигездә сәламәт яшәү рәвеше, имгәнүләрне булдырмау, дөрес туклану кагыйдәләре хакында алып барыла. Мондый чаралар авыруларны алдан кисәтү һәм табу максатыннан үткәрелә. Шәһәр белгечләре районнардагы балалар табиблары белән элемтәдә тора.
Мобиль үзәк 2014 елдан кулланылышта. Ул күзне, тешне карау өчен җиһазлар, электрокардиограф, УЗИ аппараты, лаборатор тикшеренү үткәрү җайланмалары белән җиһазланган. Киләсе атнада Лаеш районына сәфәр оештырыла. Анда да диагностика комплексыннан тыш, бер төркем белгечләр барырга җыена. Районнар күп, ничек барысында да йөреп чыгарга өлгерәләр, бер булган җиргә башка әйләнеп кайтмыйлар микән? Әлеге сорауны республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиатдиновка бирдек. “Өлгерәбез, чакырган җиргә бармый калмыйбыз, – ди баш табиб. – Мөһим эш чыгып, чакыралар икән, белгечләребез яңадан ул якларга барып кайтырга һәрвакыт әзер”.
Районнарга планлы рәвештә чыгып китәргә җыенганда нинди белгечләргә сорау аеруча зур икәнне алдан ук өйрәнәләр. Ә мобиль үзәкнең җиһазланган булуы кандагы шикәр, холестерин күләмен ачыкларга ярдәм итә. Шулай ук балаларның физик үсешен, сулыш алу һәм йөрәк эшчәнлеген, авыз куышлыгы торышын да тикшерә алалар. Табиб-педиатр Диләрә Ибәтуллина әйтүенчә, районнарга чыгу балалар өчен дә әйбәт, ата-аналар өчен дә уңайлы. Тикшеренү өчен каядыр читкә барып вакыт үткәрәсе түгел.
Фәния Арсланова
(“Ватаным Татарстан”, /№ 138, 26.09.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев