Русия миллиардеры Англиядә үлгән
Аны машина бәргән. Күрәчәгедер инде...
Волгоград миллиардеры Дмитрий Обретецкий машина бәрдергәннән соң вафат булган.
- Лондоннан күңелсез хәбәр килде. "Магнат трейд энтерпрайз" компаниясенә нигез салучы һәм аның хуҗасы Дима Обретецкий, машина бәрдергәч, комадан чыкмады, — диелә бер хәбәрдә.
Кайбер мәгълүматларга караганда, бизнесмен 30 ноябрьдә үк вафат булган, тик аның якыннары бу вакыйганың нечкәлекләрен ачмый.
Дмитрий Обретецкий - Волгоградтан килгән танылган миллиардер, ул бизнесменнар арасында гына түгел, ә футбол фанатлары арасында да дан казанган. "Евро-2008"дә ул ничектер Голландия җанатарлары арасында була һәм Русия командасының һәр голын аларның компанияләрендә көчле алкышлар белән каршылый.
Автор: Резеда Галикәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев