Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Рубин» командасының ике футболчысы Россия җыелмасы составына кертелде

Станислав Черчесов җитәкләгән тренерлар штабы Конфедерацияләр кубогында катнашачак 23 футболчының исемен атады.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Россия футбол җыелмасының Конфедерацияләр кубогында катнашачак составы билгеле булды. Станислав Черчесов җитәкләгән тренерлар штабы бүген составка кертелгән 23 футболчыдан торган исемлекне игълан итте.

Исемлектә «Рубин» командасы уенчылары - Руслан Камболов белән Максим Канунников һәм Татарстан футбол мәктәбендә тәрбияләнгән Александр Бухаров та бар.

Реклама

Россия җыелмасының тулы составы: капкачылар - Игорь Акинфеев (ЦСКА), Маринато Гилерме («Локомотив»), Владимир Габулов («Арсенал»); сакчылар - Роман Шишкин («Краснодар»), Виктор Васин (ЦСКА), Федор Кудряшов («Ростов»), Руслан Камболов («Рубин»), Георгий Джикия, Илья Кутепов (икесе дә - «Спартак»); ярымсакчылар - Игорь Смольников, Юрий Жирков (икесе дә - «Зенит»), Юрий Газинский («Краснодар»), Денис Глушаков, Александр Самедов, Дмитрий Комбаров (барысы да - «Спартак»), Алексей Миранчук, Дмитрий Тарасов (икесе дә - «Локомотив»), Александр Головин (ЦСКА), Александр Ерохин («Ростов»); нападающие Федор Смолов («Краснодар»),Максим Канунников («Рубин»), Дмитрий Полоз, Александр Бухаров (икесе дә - «Ростов»).

Конфедерацияләр кубогы уеннары 17 июнь - 2 июль көннәрендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казан шәһәрләрендә уза. Россия җыелмасы төркем этабында Португалия, Мексика һәм Яңа Зеландия командалары белән очраша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев