Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Нәбиев: "Күңелем инвалид сүзен кабул итми"

Омскида казарма җимерелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев тормышын спорт белән бәйли. 16 операция кичергән егет инвалид булуы белән килешми.

2015 елда Омскида казарма җимерелеп Башкортстан егетләре дә һәлак булганиде. Аларны кадер-хөрмәт күрсәтеп җирләделәр. Фаҗигадә Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев исән калды. Казарма җимерелгәндә ул тәрәзә төбендә була һәм шуңа исән кала. Калган хәрбиләрнең ятакларын бетон плитәләр баса.

Десантчы Рөстәм авыр җәрәхәтләр ала. Берничә сәгать хәрабәләр астында ята. Егетнең ике тапкыр йөрәге туктый. Әтисе үтенече белән аны Мәскәүгә озаталар. Ул 16 операция кичерә, аның ике аягын кисәләр. Шуннан соң егет яңадан яшәргә өйрәнә. Үз тормышын спорт белән бәйли.

Хастаханәдә ятканда аны следж-хоккей такымына чакыралар. Хәзер 26 яшьлек егет 2022 елда узачак Паралимпия уеннарында катнашырга әзерләнә. Рөстәм башта Уфада шөгыльләнә, аннары Мәскәү өлкәсе такымы белән килешү төзи.

Егетнең әтисе Илгиз әйтүенчә, Рөстәм кечкенәдән үк нык үҗәт булып үскән. "Көчле. Булдыра алмыйм, дип әйтми иде", ди әтисе.

Рөстәм әтисе һәм әнисе белән

Рөстәм әтисе һәм әнисе белән

 

 

​Омскидагы фаҗигадән соң Нәбиевлар йортларын яңадан төзекләндерә. Өйдә спорт залы, мунча һәм башка уңайлыклар булдырылган. Кереп-чыгып йөрү җайлы булсын дип яңа чолан эшләнеп пандус куелган. Мәскәүгә күнекмәләргә һәм ярышларга йөрү өчен әтисе Рөстәмгә машина бүләк иткән.

"Мин әлегә үземне инвалид дип санамыйм. Чынлыкта инвалид булсам да, күңелем инвалид дигән сүзне кабул итми. Үземнең куйган максатны тормышка ашырырга, ягъни Паралимпиадада алтын медаль алып кайтырга телим", ди ул.

Рөстәм кызы белән

Рөстәм кызы белән

Рөстәм хатыны Индира белән тулы тормышта яши, кыз үстерәләр. Алар бәләкәйдән үк дус булганнар, күршеләр булып яшәгәннәр.

Рөстәм Нәбиев Уфада дәүләт нефть техник университетын тәмамлап үз теләге белән армиягә киткән булган.

Рөстәм хатыны Индира белән

Рөстәм хатыны Индира белән

Фото: https://www.azatliq.org

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев