“Чәшке тун сораган хатынга кистереп: “Юк”, – дип әйтергә ярамый, җаен белеп сөйләшергә кирәк”. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында журналист ир-атларга әнә шундый киңәш бирде. Бер сәгать ярым дәвам иткән чара барышында көн кадагындагы күп сорауларга җавап яңгырады. Аларның иң кызыклыларын сезгә дә тәкъдим итәбез.
Татар теле турында
Татар телен саклау үзебездән тора. Әгәр без аны кулланмасак, телнең кирәге калмаячак. Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә, татар теле – дәүләт теле. Безнең үзебездә бу мәсьәләгә игътибар җитми. Хөкүмәт утырышларында чыгышларны татар телендә дә алып барабыз. Кемдер аңламый икән, урыс теленә тәрҗемә итәбез. Без үрнәк күрсәтергә тиеш. Үз телебезне яратырга кирәк. Нигә соң йөз ел элек киткән татарлар, Австралиядә яшиме алар, Финляндиядәме, үз телләрен, гореф-гадәтләрен елый-елый өйрәнә? Ә без монда әзергә-бәзер үз телебездә сөйләшә алмыйбыз. Безнең булдыксызлык бу. Үз милләтеңне, ата-бабаларыңны хөрмәт итмәү билгесе. Ярар, бер көнне барыбыз да урыс телендә сөйләшә башладык, ди. Шуннан нәрсә? Без һәммәбез дә урыс телен урыс кешесе кадәр беләбез. Ә татар теле ярдәмендә, Үзбәкстанга яки Төркиягә барсагыз, аларныкын бер-ике айда өйрәнәчәксез. Ул сезгә этәргеч булып тора. Әлеге юнәлештә башкарасы эшләр күп. Иң беренче чиратта үзебездән башларга кирәк.
Штраф түләүдә ташламаны бетерү турында
Кайберәүләр әлеге мәсьәләне икенче якка борып җибәрергә тырышты. Үзем гаепле. Чыгыш барышында өч миллиард сум турында әйттем. Әмма эш бит акчада түгел. Штрафлардан җыелган акчаның бер тиене дә бюджет максатларында тотылмый, ул юлдагы иминлекне тәэмин итүгә китә. Штраф ул – тыю чарасы. Барыбыз да Аллаһы Тәгалә хозуры астында йөрибез. Юл һәлакәтенә очраганыгыз бармы? Мин ике тапкыр эләктем. Берсендә ике кеше һәлак булды. Юлларда ел саен 400гә якын кешене югалтабыз, элек моннан да күбрәк иде. Мин үз файдама эш итәргә теләдем дип уйлыйсызмы әллә? Теләсә нинди транспорт чарасы куркыныч тудыра икәнен аңласак иде. Мин спорт остасы, шуңа күрә автомобильнең юлда үзен ничек тотуын яхшы беләм. Штраф өчен түләүдә 50 процент ташлама кертеп кенә юлдагы вәзгыять үзгәрмәде. Кайберәүләр безне юл кагыйдәләрен бозучыларның акчасын тартып алырга теләүдә гаепли. Ә иртәгә мондый йөртүчеләр кемнең дә булса гомерен тартып алырга мөмкин икәнен күз алдына китерәләрме икән? Әнә, бүгенге кебек буранда рульгә утыру – кулга снаряд тоту белән бер. Тормозга китереп бастыңмы, беттең. Мин рульгә утыргач, юлда барганда ике-өч тапкыр тормозга басып карыйм. Син юл кагыйдәләрен бозмасаң да, сиңа килеп бәрелүләре бар. Мине сүгүчеләрне Аллаһы Тәгалә күрә. Мин беркемгә дә начарлык теләмим.
“Алабуга”да VIP-машиналар җыя башлау турында
“Кортеж” проектын тормышка ашыру белән илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы шөгыльләнә. Әлеге проектка караган автомобильләр линиясен җитештерү өчен берничә мәйдан каралды. Алар арасында Татарстан да булуын белә идек. Әмма бу хакта соңгы карарны матбугат чараларыннан гына ишеттем. “Алабуга”дагы “Sollers” заводы күп төрле продукция җитештерү мөмкинлеге бирә. Анда кадрлар да бик яхшы. Без министрлык карарын хуплыйбыз. Мондый төр автомобиль республикада җитештерелү – безнең өчен зур дәрәҗә. Безгә ышаныч билгесе дип кабул итәм. Заводта ил җитәкчелеге, төбәк башлыклары һәм мондый автомобильдә йөрергә акчасы җиткән бизнес вәкилләре өчен машиналар җитештереләчәк.
Югары тизлекле магистраль төзү турында
Илнең финанс министры Антон Силуановның югары тизлекле магистраль турында икътисади яктан үзен акламый дип әйткән сүзләрен саграк кабул итәргә кирәк. Мәсәлән, хатын чәшке тун сорый, ди. Аңа дөрес итеп җавап бирү мөһим. Акча юк, дип әйтергә ярамый. Хәзер урамда чәшке тун киеп йөрсәң, өстеңә кислота сибәргә мөмкиннәр, мин синең сәламәтлегең өчен борчылам, дияргә кирәк. Антон Германович шулай дип әйткән икән, димәк, әлегә акча юк. Ул беркемне дә үпкәләтмәслек итеп җавап биргән. Акча булгач, юл да төзиячәкләр. Кайбер нәрсәләрне тормышка ашыру өчен вакыт кирәк. Россия – бик зур ил, бу безнең өстенлегебез дә, кимчелегебез дә. Ил мобиль булырга тиеш, моңа авиация рейслары белән генә ирешеп булмаячак. Транспорт инфраструктурасын да үстерү мөһим.
Татар эстрадасы турында
Татар эстрадасының сыйфатына бәйле үзгәрешләр бар. Әмма ул тиз генә була торган эш түгел. Бу юнәлештә даими эшләргә кирәк, мөмкинлекләр исә җитәрлек. Моны “Татар җыры” фестиваленә баргач та күрдек. Элек фонограммага күп җырласалар, хәзер моннан читләштеләр. Опера һәм балет театры җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов та “Үзгәреш җиле”нә күп кенә яңалыклар кертергә тырыша. Бу бөтен кешегә дә ошап бетми, әлбәттә. Шуңа күрә дә үзгәреш ул. Кайберләре – уңай, икенчеләренең исә киләчәге булмаска мөмкин. Гомумән алганда, алга китеш бар.
Башкортстан белән мөнәсәбәтләр турында
Татарстан белән Башкортстанның телләре, мәдәниятләре бер үк диярлек. Радий Фәритовичны (Хәбиров) яхшы беләбез, ул тәҗрибәле кеше, яхшы мәктәп узган кеше. Татар белән башкорттан да якынрак беркем юк дип саныйм. Безгә нәрсә бүлешергә? Башкортстан – үз-үзен тәэмин итүче республика, ул илнең көчле төбәге. Татарстан да үз-үзен тәэмин итә. Безгә дус-тату булырга кирәк. Шуңа күрә Радий Фәритович яхшы хезмәттәшебез булачак дип ышанам. Без, үз чиратыбызда, аңа уңышлар гына телибез. Башкортстан чәчәк атсын. Бернинди көнчелек тә юк. Башкортстанга ярдәм күрсәтә алсак, һичшиксез, моны эшләячәкбез.
Татарстан Президенты сайлавында катнашу-катнашмавы турында
Башта сайлау игълан итегез әле, аннары сөйләшербез. Без барыбыз да Аллаһы Тәгалә кулында. Беркайчан да ашыгырга ярамый. Бүген үз эшебезне тиешенчә башкарырга кирәк. Аллага шөкер, яхшы гына эшләп торабыз.
Әнисе пешергән иң тәмле ризык турында
Балачакта ашаган бөтен ризык та иң тәмлесе. Чөнки аны әни пешерә. Бәлешме ул, кыздырган бәрәңгеме. Безнең әни ипине бик тәмле итеп сала иде. Ул исән-сау, Аллага шөкер. Олыгая барган саен аңлыйсың, әни кебек тәмле итеп бүтән беркем дә пешерә алмый. Аның коймагы да, ашы да икенче.
Фото: Татар-информ
Комментарии
0
0
Сузлэрегез БИК дорес Ростэм Нургалиевич!
0
0