Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Кытайга эшлекле сәфәргә килде

Татарстан Президенты Чжэцзян һәм Фуцзянь провинцияләре җитәкчелеге белән очрашачак.

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга эшлекле сәфәргә килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ханчжоу шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Чжэцзян провинциясе җитәкчелеге белән очрашачак, аерым алганда, Кытай Коммунистлар партиясенең провинция комитеты секретаре Чэ Цзюнь әфәнде белән.

Монда ук Татарстан-Чжэцзян эшлекле форумы уздырылачак. Эшлекле форум кысаларында берничә килешү имзалау көтелә.

Төштән соң Рөстәм Миңнеханов алдынгы ИТ-технологияләр һәм Alibaba компаниясенең интернет-коммерция өлкәсендәге эшчәнлеге белән танышачак; Dahua Technology һәм Hikvision видеокүзәтү системалары җитештерүче компаниядә булачак; шулай ук Geely компаниясенең автомобильләр төзү тәҗрибәсен өйрәнәчәк.

Иртәгә Фуцзянь провинциясенең Сямынь шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов Кытай Коммунистлар партиясенең Сямынь шәһәре комитеты секретаре Пеи Цзинцзя әфәнде белән очрашачак һәм Татарстан-Фуцзянь эшлекле форумында катнашачак. Сямынь шәһәрендә тагын Татарстан Республикасы Президенты Meiya Pico компаниясенең кибериминлек өлкәсендәге хәл ителешләрен өйрәнәчәк, King Long United Automotive Industry Co компаниясенең автобуслар җитештерүе һәм XGMA компаниясенең йөк төягечләр һәм экскаваторлар җыю эшчәнлеге белән танышачак.

Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «АК БАРС» банкы ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, Татарстан Республикасының КХРдагы сәүдә-сәнәгать вәкиле Марсель Гыйләҗев һәм башкалар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев