Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнехановның күптәнге хыялы чынга ашты

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Пенза өлкәсендә VIII Бөтенроссия авыл Сабантуен бәйрәм итүдә катнашты. Быел татар милли бәйрәме Урта Әләзән авылында узды. Рөстәм Миңнехановны Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев, ТР Президентя ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров озата йөрделәр, дип...


Башта кунаклар Татарстанның Кукмара муниципаль районы һәм Пенза районы татарлары оештырган мәйданчыкны карадылар. Биредә татар авыл халкы көнкүреше, милли ризыклары кием-салымнраы һәм төрле бизәү әйберләре белән танышып була иде.

«Бүген күптәнге хыялым чынга ашты, Урта Әләзән авылын килеп күрдем. Яңа мәктәпне, мәчетне карап чыгу насыйп булды. Сабан туе - ул безнең халыкның традициясе, горурлыгы, яраткан бәйрәме. Быел Россиянең 59 төбәгендә, дөньядагы 32 илдә татарлар Сабан туйларын бәйрәм итә. Сабан туе бүген татарлар, башкортларның гына түгел, иң мөһиме ул безнең халыкның үзенчәлекләрен күрсәтә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов татар милли традицияләрен саклауга һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур өлеш керткән Пенза өлкәсе кешеләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясенә Татарстан Президенты «Форд Транзит» микроавтобусын бүләк итте.

Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев Татарстан Президентын өлкәнең дусты дип атады. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясен сәламләп, ул Бөтенроссия Сабантуен Урта Әләзәндә оештыруларын Пенза өлкәсенә, төбәктә яшәүче татарларга зур ышаныч белдерү буларак кабул итәм, дип белдеде.

«Урта Әләзән Европада иң зур авыл, монда 10 меңгә якын кеше яши. Бәйрәмгә килгән кунакларга, делегацияләргә рәхмәтләребезне җиткерәм. Сабантуе мөһим җыен, ул ерак тамырларыбызны барлый, төрле милләтләр, дин вәкилләре дус-тату яшәгән дәүләт тарихын күрсәтә. Бүген бәйрәмдә татарлар, мөселманнар гына түгел, христиан дине тарафдарлары да бар. Оештыручыларга шундый зур эшләр башкарып чыкканы өчен шулай ук рәхмәт әйтәбез. Мин Пенза өлкәсендә яшәвем, һәм сезнең белән бергә булуым белән горурланам», - диде Иван Белозерцев. Губернатор кулыннан да төбәкнең актив татарларын бүләкләде.

Бәйрәмннән фоторепортаж

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев