Кичә Казанның спорт сараенда Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың юбилей концерты узды. Аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән "Лада Гранта" автомобиленә сертификат бүләк ителде. Юбилей бүләген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тапшырды.
- Сез безнең өчен һаман да яшь, гүзәл, моңлы тавышлы, якты йөзле Зәйнәбебез. Сезне тыңларга никадәрле халык килгән. Үзегез дә беркайчан сынатмадыгыз һәм сынатмыйсыз да. Халыкны алдамыйсыз, беркайчан аларның өметен өзмисез. Мондый заллар җыю җырчының бөеклеге турында сөйли, - диде.
Шулай ук ул залның тарихи бина икәнлеген, заманында биредә Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Алла Пугачева, Мөслим Магомаев, Мирей Матьеларның тавышлары яңгыраганын да әйтте.
Моннан тыш, Римма Ратникова шатлыклы хәбәр дә җиткерде.
- 2020 елда Казанда 5 мең кеше сыешлы Зур концерт залы төзеләчәк. Зәйнәбкә дә шул залларда җырларга насыйп булсын, - диде.
Зәйнәб Фәрхетдинованы шулай ук якташлары, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да тәбрикләде.
---
Шәһри Казан
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Нет комментариев