Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү көне белән котлады

Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар! Сезне истәлекле тарихи вакыйга - Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан котлыйм.

Бик күптән, 922 елда ата-бабаларыбыз тарафыннан татар халкының тарихи язмышын билгеләгән һәм мөселман цивилизациясе үсешенә зур йогынты ясаган үтә мөһим карар кабул ителгән. Унбер гасырга якын вакыт узса да, хәзер без янәдән карашыбызны рухыбызга үсеш биргән Борынгы Болгарга юнәлтәбез, Мәрхәмәт һәм Шәфкать иясе Аллаһыга мәдхияләребезне ирештерәбез, тәкъва хакимнәрнең гамәлләрен һәм зирәк дин әһелләренең вәгазьләрен хәтергә төшерәбез.

Без барыбыз да - Свияжск утрау-шәһәрчегендәге православие монастырьлары кебек үк гомумроссия күләмендәге һәм халыкара дәрәҗәдәге туристлык үзәгенә, дин тотучылар гыйбадәт кылу өчен килә торган изге урынга әверелеп баручы Болгарны торгызу эшләренең шаһитлары һәм аларда катнашучылар. Һәммәбез өчен бу - олы мәртәбә.

«Яңарыш» республика фонды тырышлыгы белән нибарысы бер ел эчендә инде быел көзен беренче шәкертләрен кабул итәчәк гаять зур Болгар ислам академиясе комплексы төзелде. Аны тәмамлап чыгучылар дин гыйлемебезнең бай традицияләрен лаеклы төстә дәвам итәрләр дип ихлас йөрәктән ышанам.

Мөселман өммәтенең, күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге, бик борынгы заманнардан килгәнчә, иминлек һәм муллык, үсеш-алгарышның ныклы нигезен тәшкил итә.

Сезгә чын күңелдән игелек һәм бәрәкәт, илгә-көнгә тынычлык телим. Барлык изге эш-гамәлләрдә Ходай безне рәхмәтеннән ташламасын!

Реклама

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев