Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Россия - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре комиссиясе утырышында катнашты

Утырыш азагында үзара хезмәттәшлек буенча берничә килешү имзаланды.

Кичә, 26 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабига (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эш сәфәре кысаларында Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия - Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясенең VII утырышында катнашты. Чара Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры Әбдалла Әл Нәхайян рәислегендә узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш башланганчы, Россия - Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләренең ике яклы очрашуы узды, анда яклар киләчәктә илләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

Россия - Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясе утырышын ачып, Денис Мантуров Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россиянең Фарсы култыгы төбәгендә тышкы сәяси һәм сәүдә-икътисадый өлкәдә әйдәп баручы партнёрларының берсе булуын ассызыклады.

Министр билгеләп үткәнчә, үзара файдалы сәүдә-икътисадый, сәнәгать, инвестицион, гуманитар һәм мәдәни багланышларны эзлекле рәвештә киңәйтү ике илнең дә озак вакытлы мәнфәгатьләренә тулысынча туры килә; төбәк һәм глобаль дәрәҗәдә тынычлыкны, тотрыклылыкны саклауга хезмәт итә.

«Элегрәк Россия гражданнары өчен Гарәп Әмирлекләренә керүне гадиләштерү турында бик мөһим карар кабул ителгән иде, бу туризм активлыгын үстерергә ярдәм итте. Үз чиратыбызда без дә сезнең илдән Россиягә туристлар агымы артуын телибез», - диде Денис Мантуров.

Министр Әмирлекләр территориясендә бөртекле ашлыкны саклау һәм эшкәртү буенча тиешле инфраструктура - Якын Көнчыгыш илләренә Россия ашлыгын тотрыклы рәвештә китереп торуны тәэмин итү өчен эре ашлык хабын формалаштыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

«Без киләчәктә гаять күп сыйдырышлы базарлар булачак технологик юнәлешләрне үстерүгә зур өметләр баглыйбыз. Шуңа күрә безнең ил хәзер пилотсыз җир өсте, авиация, диңгез транспорты, аддитив технологияләр һәм цифрлы икътисад өлкәсендә аеруча перспектив хәл ителешләрне актив әзерли», - диде министр.

Утырыш азагында ике яклы берничә килешү имзаланды, диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/27/153132/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев