Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Казан иске “хрущевкаларны” сүтәргә тотынырга мөмкин диде

Татарстан Президенты шәһәрнең тарихи йөзе сакланырга тиеш дип исәпли.

Казан Мәскәүдәге кебек "хрущевкалар" сүтәргә керешергә мөмкин, чөнки Татарстан башкаласының бүгенгесен генә түгел, ә киләчәктә нинди булуын исәпкә алырга кирәк, дип Татарстан Президенты тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"15-20 елдан соң нәрсә күрергә теләвебезне исәпләп эш итәргә кирәк. Мөгаен, Казан да Мәскәүдәге кебек иске "хрущевкаларны" сүтәргә керешер", - дигән Рөстәм Миңнеханов.

Утырышта Кабан күле буе территориясен үстерү турында Олег Маклаков сөйләгән. Татарстан Президенты төзелеш концепциясе күл тирәсендәге территория Казанда җәлеп итә торган урыннарның берсе булачагын исәпкә алырга тиешлеген белдергән.

"Безгә башкаланың тарихи төсен саклау мөмкинлеге бирә торган концепция кирәк", - дигән Миңнеханов һәм игътибарны җир участоклары хуҗаларына күл буе корылмаларының үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирергә кирәклегенә юнәлткән.

print_3731567_2847091.jpg (5460×3640)

Реклама

Аның сүзләренчә, биредә тарихи җирлек чикләре өчен кагыйдәләр үтәлергә, шәһәрнең тарихи йөзе сакланырга тиеш.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Кабан күле тирәсендәге төзелеш концепциясен, техник биремнәрне исәпкә алып, эшләп бетерергә карар чыгарганнар. Бу эшкә Казанның профессиональ архитектура бергәлеге җәлеп ителәчәк.

2017 елның февралендә Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү мэры Сергей Собянинга башкаладагы биш катлы йортларны сүтәргә һәм алар урынына яңа йортлар төзергә кушты. Соңрак Дәүләт Думасы Мәскәүдә торакларны реновацияләү турында закон проектын хуплады.

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев