Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнда Стивен Сигал белән очрашты

Татарстан Президенты танылган Америка актеры белән төшкән фотосын Instagram'дагы битендә урнаштырган. Эшлекле сәфәр белән Бәһрәйн Корольлегендә булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танылган Америка актеры Стивен Сигал белән очрашты. "Россия Федерациясе гражданины Стивен Сигал белән", - дип язган Татарстан лидеры Instagram'дагы битендә урнаштырган рәсем астына. Һәм бу чынлап та шулай: гражданлык...

Татарстан Президенты танылган Америка актеры белән төшкән фотосын Instagram'дагы битендә урнаштырган.

Эшлекле сәфәр белән Бәһрәйн Корольлегендә булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танылган Америка актеры Стивен Сигал белән очрашты.

"Россия Федерациясе гражданины Стивен Сигал белән", - дип язган Татарстан лидеры Instagram'дагы битендә урнаштырган рәсем астына. Һәм бу чынлап та шулай: гражданлык бирелү турындагы указ Россия Президенты тарафыннан 2016 елның 3 ноябрендә имзаланган, ә паспортны Владимир Путин кулыннан актер шул ук айның 25ендә алган.

Реклама

Рөстәм Миңнеханов һәм Стивен Сигалны элеккеге танышлар дисәк тә була. 2016 елның көзендә алар Кыргызстанда Бөтендөнья күчмә халык уеннарында очрашкан иде. Шул ук елны декабрь аенда актер Казанга килде. Ул вакытта Татарстан Президенты социаль челтәрләрдәге язылучыларының берсе соравына Сигалның республикабыз башкаласына күчеп килергә җыенуын җавап итеп язган иде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Стивен Сигал кичә дусларча әңгәмә корып, кичке ашта булды. Бик тиздән Голливуд йолдызының туган көне - артист 1952 елның 10 апрелендә туган.

http://saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев