Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: “Гакыйка корбаны итен балта белән чабып турарга ярамый"

Соңгы елларда динебездә тагын бер матур күренеш барлыкка килде. Гаиләдә кыз бала туса – бер, ир бала туса – ике сарык чала башладылар. Бу – гакыйка корбаны дип атала. Ул бала сау-сәламәт үссен дигән ният белән чалына. Гакыйка корбаны нәрсәне аңлата, аны кем чалырга тиеш, корбан итен ничек бүләргә, аны бала туып ничәнче көндә чалдырырга кирәк? Бу һәм башка сорауларга Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

    – Рөстәм хәзрәт, иң элек ачыклыйк кертик әле. Нәрсә ул гакыйка корбаны? Гакыйка ни дигән сүз?

    - Бисмилләһир-рахманир-рахим. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, гакыйга – сабый баланың туганда булган чәче мәгънәсендә килә. Рәсүлебез (с.г.в.) гакыйка турында болай ди: “Бала сәлим, ягъни сәламәт булсын дисәгез, кыз бала туган очракта – бер, ир бала туса – ике сарык чалыгыз”. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә аны кабул итеп, шушы балаларга сәламәтлекләрен, уңышларын бирәчәк.

    – Гакыйка корбаны кайчан чалына? Балага туугамы, балага 7 көн булгачмы, 40 көн булганчымы, әллә аерым тиешле вакыты юк, кайчан салынса да ярыймы?

    - Рәсүлебез (с.г.в.) әйтә: “Сөннәтле гамәл һәм иң хәерле, саваплысы – гакыйка корбанын бала туганның җиденче көнендә чалу. Гакыйка корбаны ул – сөннәт гамәл, ягъни ихтыяри. Ул мөмкинлеккә карап чалына. Мөмкинлеге булган кеше чалдыра, мөмкинлеге булмаса, гөнаһы юк. Пәйгамбәребезнең шундый сүзе дә бар: “Бала туганның җиденче көнендә гакыйка корбаны чала алмасагыз, 14нче, 21нче көннәрендә чалу да саваплы”, ди. Хәтта олы яшьтәге кеше: “Миңа бала чагымда гакыйка корбаны чалмаганнар, хәзер чалдырсам, ярый микән?” дип сорый. Әлбәттә, аны үсеп беткәч, үзең чалдырсаң да ярый. Шуңа күрә балагызга ике, өч, дүрт биш яшь булса да, мөмкинлегегез булса, гакыйка корбаны чалыгыз һәм Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын. Пәйгамбәребез (с.г.в.), Хәсән белән Хөсәен тугач, алар исеменнән Аллаһ ризалыгы өчен җиденче көнне Гакыйка корбаны чалган.


    – Ир бала туса – ике, кыз балага бер сарык чалырга кирәк. Моны дин ничек аңлата? Ни өчен ир балага ике, кыз балага бер генә?

    - Ир-ат ул – гаилә тоткасы, ул мал табарга, гаиләсен туйдырырга тиеш. Көчле ир-заты ул. Әмма монда кыз баланы һич кенә дә кимсетү юк. Ир бала тугач ике сарык чалу - егетләргә тормышта икеләтә тырышырга, икеләтә эшләргә кирәклеген күрсәтә торган гамәл.

    – Гакыйка корбанын ничек бүләләр? Аны чалдырган гаиләгә (әти-әнигә) ашарга ярыймы?

    - Гакыйка корбанын күршеләргә, ятимнәргә, мескеннәргә таратсагыз да була. Ул кешенең үз ихтыярында. Гади корбан ите кебек өч өлешкә бүлсәгез дә ярый. Шушы чалынган корбанны пешереп, Коръән ашы үткәрсәгез дә күркәм гамәл булыр. Гакыйка корбанын баланың әти-әнисе ашамаска тиеш дигән чикләүләр юк. Аны, таратмыйча яки Коръән ашы уздырмыйча, гаилә белән ашарга да ярый.

    – Гакыйка корбанын чалганда нинди дога укыла?

    – Ул гадәти дога. “Йә, Раббым, шушы корбанны улым яки кызым исеменнән кабул ит, аларга сәламәтлек, бәхет, бәрәкәт, бир, Фәлән кызы (улы) исеменә чалынган корбанны кабуллардан кыл” дип үз телегез белән әйтсәгез дә була.

    – Гакыйка корбаны итен аш итеп уздырырга кирәкме? Анда кемнәр чакырыла? Ирләрме, хатыннармы? Ир бала туса – ирләр, кыз бала туса хатыннар чакырыла дигән бүленеш юкмы?

    - Әлбәттә, барлык туганнарны җыеп, Коръән ашы итеп уздыру – иң хәерле гамәл. Кыз бала туса – хатын-кызлар, ир бала туса – ир-атлар җыела дигән бүленеш юк. Шуңа күрә парлап та, балалар белән дә, аерым табынга җыйсагыз да ул – изге эш. Аны Корьән укып, дога белән уздыру – иң хәерлесе.

    – Гакыйка корбаны итен балта белән чабып турарга ярамый дигән сүз ишеткән бар. Баланың һәр сөяге сәламәт булсын өчен, итне буыннарыннан гына аералар диләр. Бу дөресме?

    - Әлбәттә, бу Пәйгамбәребез (с.г.в.)дан калган сөннәт гамәл. Гакыйка корбаны итен балта белән чапмыйча, буыннардан бүлсәгез, хәерлерәк санала.


    – Гакыйка корбанын кем чалырга тиеш? Баланың әтисеме, бабасымы, әллә яллаган кеше дә ярыймы?

    – Иң хәерлесе – баланың әтисе яки бабасы чалса, әйбәтрәк. Әмма яшь әти сарык чала белмәсә яки каннан курыкса, яллаган кеше чалса да гөнаһы булмас.

    – Рөстәм хәзрәт, гакыйка корбанының мәгънәсе нидә? Ул баланы ничек саклый?

    – Бу хакта Рәсүлебез (с.г.в.)ның хәдис-шәрифләрендә язылган. Бала сәламәт, бәхетле булсын өчен чалына торган корбан бу. Раббыбыз шушы корбанны кабул итеп, Аллһы Тәгалә шушы сабыйны саклый һәм киләчәк тормышында бәрәкәтен дә, уңышларын да бирер.

    – Гакыйка корбанына дип аталган сарык нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш?

    – Ул корбанлыкка булган стандарт таләпләр. Корбан сарыгы тулысынча сәламәт булырга тиеш.

    – Рөстәм хәзрәт, гакыйка корбанынының сөякләрен кая куясы?

    - Сөякләр – ул аерым мәсьәлә. Аны күмеп кую хәерлерәк. Ул пычрак урыннарда, сулыкларда ятмасын иде. Чөнки ислам дине – чисталык дине. Пәйгамбәребез (с.г.в.) безне чиста булырга өйрәтә.


    – Гакыйка корбаны чалдыргач, Коръән ашы үткәрсәң, анда нинди таләпләр үтәлергә тиеш?

    - Бу мәҗлеснең башка Коръән ашларыннан аермасы юк. Килгән кунаклар барысы да түбәтәйдән, күлмәктән булырга тиеш. Бәбигә бүләкләр китерү дә төп шарт. Табынга хәләл ризыклар гына куела. Балагызга чалдырылган гакыйка корбаны ашы изге мәҗлесләрдән булсын иде!

 

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Салават Камалетдинов, Михаил Захаров

https://intertat.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев