Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре көнен раслады

Быел Татарстанда Ураза бәйрәме – 10 апрельдә, ә Корбан бәйрәме – 16 июньдә билгеләп үтеләчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән Указга кул куйган.

“Татарстан Республикасында 2024 елның 10 апрелен Ураза бәйрәме башлану көне итеп, 2024 елның 16 июнен Корбан бәйрәме көне итеп билгеләргә”, – диелгән Указда.

10 апрель – чәршәмбе. Бу көнне республика законы нигезендә ял итәчәкбез. Корбан бәйрәме исә якшәмбегә туры килә. Димәк, өстәмә ял көне көтелми, чөнки Татарстан бәйрәмнәре ял көненә туры килсә күчерелми. Исегезгә төшерәбез: быел изге Рамазан ае 10 мартта, кояш баткач башлана. 11 март – Ураза аеның беренче көне. Ә 10 апрельдә Ураза бәйрәме башлана. 

Чыганак: © Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев