Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Россия губернаторлары рейтингында икенче урынны алды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов июльдән августка кадәр Россия субъектлары башлыкларының эшчәнлеген бәяләү йомгаклары буенча рейтингта икенче урынны алды. Республика җитәкчесен Мәскәү мэры Сергей Собянин гына узып киткән. Рейтинг читтән торып анкета уздыру, экспертларның читтән торып һәм шәхси сораштырулары нигезендә төзелә.

Миңнехановның активлыгының чираттагы чоры Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышында чыгыш ясавы белән бәйле, диде журналист, политолог, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Санкт-Петербург» телеканалы генераль директоры Александр Малькевич. Ул әйткәнчә, челтәрләрнең тузу проблемасы турындагы сөйләшү Петербург Халыкара икътисад форумында ачык дискуссиянең дәвамы булды, анда Россия Президенты Владимир Путин торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүнең комплекслы программасын гамәлгә ашыру кирәклеге турында белдерде.

«Бу программаның зарурлыгы турында күптән билгеле, аның капитал күләме югары булу да аңлашыла. Әмма, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, аны гамәлгә ашыруның нәтиҗәсе күпфатирлы торакка капиталь ремонт ясау программасы белән тәңгәл: әлеге карар 2007 елда нәкъ менә Казанда Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителгән була», – дип билгеләп үтте Малькевич.

Катлаулы халыкара вазгыятьтә Татарстан җитәкчелеге чит ил партнерлары белән актив эш алып баруын дәвам итә, дип өстәде эксперт. Бу чорда Таҗикстан, Иран, Төркия һәм Мьянма вәкилләре белән уңышлы очрашулар узды.

«Казан - Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы» программасы кысаларында узачак вакыйгалар да республиканың халыкара киңлектә активлыгын раслый. Монда август аенда әһәмиятле вакыйга – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрлары катнашында Глобаль яшьләр саммиты узды», – дип нәтиҗә ясады Малькевич.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев