Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция турында: «Без җиңүебезгә ышанабыз!»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасының беренче өлешендә махсус хәрби операциягә шактый урын бирелгән. «Без җиңүебезгә ышанабыз!» – дип мөрәҗәгать итте ул чарада катнашучыларга.

«Күп милләтле Ватаныбыз белән туып тора торган каршылыкларны җиңеп барабыз. Махсус хәрби операция шартларында Татарстанда хакимиятнең барлык буыннары, парламент партияләре, иҗтимагый берләшмәләр үзара җайга салынган эш башкарып, ил җитәкчелеге, Россия Федерациясе Коралланган Көчләренә ярдәм күрсәтә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент азат ителгән Донецк, Луганск Халык Республикалары, Херсон, Запорожье өлкәләренең Россиягә кушылуы барыбыз өчен дә тарихи, көтелгән вакыйга булуын ассызыклады.

«Без бөтен дөньяга суверенитетны, гражданнарыбызны саклый алуыбызны күрсәттек. Бөтен ил батыр хәрбиләр, Югары Баш Командующий Владимир Путин тирәсендә берләште. Россия Коралланган Көчләре солдат, офицерлары, алар арасында чыгышы белән татарстанлылар, Россия өчен имин киләчәкне саклау буенча изге бурычны үти. Без җиңүебезгә ышанабыз!» - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Ватанга һәм аның халкына хезмәт юлын сайлап, безнең хәрбиләр үз гомерләрен дә корбан итеп тынычлык сагында тора. Без геройларыбызның батырлыгын мәңге истә тотачакбыз. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итәм», - дип белдерде Республика Президенты.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев