Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Кытайда
Татарстан рәисе мәйданы буенча дөньяның иң зур шәһәрендә (82 мең км2 артык) 32 млн кеше яши торган Чунцинда булды. Ул үзенең сәнәгать һәм коммерция куәте белән билгеле. Шәһәр машина төзелешендә, электроникада һәм биофармацевтикада күп кенә стратегик мөһим предприятиеләрне берләштерә.
Чунцинда электромобильләр, аккумуляторлар, аэрокосмос техникасы һәм медицина җиһазлары җитештерү уңышлы үсеш ала. Биредә дистәләгән автомобиль заводы һәм йөзләгән автокомпонент тармагы компанияләре эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев