Росстат бер атнада йомырка бәясе 5 процентка артуы турында хәбәр итте
Россиядә бер атнада йомырка бәясе 4,6 процентка артты. Бу хакта Росстат атналык хисабында хәбәр итте.
«5-11 декабрьдә тавык йомыркасы 4,6 процентка, вермишель 0,8 процентка, сосиска, сарделька, ярымысланган колбаса 0,7 процентка, туңдырылган балык 0,6 процентка, тоз 0,5 процентка артты», — дип белдерә статистиклар.
Йомырка бәясе төрле төбәкләрдә төрлечә артты. Мисал өчен, Россиянең 49 субъектында бәяләр 5 проценттан артмады, 33 субъектта 5,1-13,5 процентка йомырка бәясе кыйммәтләнде.
Яшелчәләрдән барыннан да бигрәк кыяр кыйммәтләнде (9,6 процентка). Шул ук вакытта банан 0,2 процентка арзанайды.
Шикәр комы (0,8 процентка), тавык ите, тары һәм кара чәй 0,4 процентка, дуңгыз ите һәм карабодай ярмасы 0,3 процентка, көнбагыш мае 0,2 процентка, эремчек 0,1 процентка арзанайды.
Хезмәт күрсәтүләргә килгәндә, эконом-класста очышлар бәясе 6 процентка кыйммәтләнде.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында йомыркага бәяләр тотрыклануын фаразладылар. Бәяләр җитештерү чыгымнары һәм кулланучылар ихтыяҗы арту аркасында күтәрелгән.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rosstat-ber-atnada-iomyrka-bayase-5-procentka-artuy-turynda-xabar-itte-5880453
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев