Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиянең халыкара рейтингы егермелегенә кергән югары уку йортлары билгеле - исемлек

Беренче егермелеккә төбәк уку йортлары арасыннан Казан федераль университеты да кергән.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Россия ректорлар союзы башлыгы, Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий "Бердәм Россия" партиясе "Мәгариф модернизациясе " проектының иҗтимагый совет утырышында "Университетларның өч миссиясе" Россия югары уку йортларының беренче халыкара рейтинг йомгакларын хәбәр итте. Быел Россиянең иң яхшы егеме ВУЗы рейтингтагы урыннары күрсәтелмичә генә тәкъдим ителгән. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Мәскәү югары уку йортларыннан иң яхшылар исемлегенә Россия Тышкы эшләре министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты, Н.Э.Бауман исемендәге Мәсәкәү дәүләт техник университеты, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү физик-техник институты, "МИСиС" илкүләм тикшеренү технологик университеты, Илкүләм тикшеренү атом-төш университеты, Мәскәү инженер-физика институты, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының И.М.Сеченов исемендәге беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты, Россия Федерациясе хөкүмәте каршындагы финанс университеты, Россия Федерациясе президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе,
И.М.Губкин исемендәге нефть һәм газ (Илкүләм тикшеренү университеты) Россия дәүләт университеты, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.И.Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү дәүләт медицина университеты, Россия халыклар дуслыгы университеты кергән.

Петербург югары уку йортларыннан рейтингта Санкт-Петербург дәүләт университеты, Бөек Петрның Санкт-Петербург политехник университеты, Мәгълүмати технологияләр, механика һәм оптика университеты бар.

Беренче егермелеккә төбәк уку йортлары арасыннан Казан федераль университеты, Новосибирск дәүләт университеты, Томск дәүләт университеты, Томск политехник университеты, Россиянең беренче президенты Б. Н. Ельцин исемендәге Урал федераль университеты кергән.

30 чит ил белгечләре катнашында төгәл урыннар күрсәтелеп әзерләнгән рейтингың халыкара версиясе октябрьдә ачык мәгълүмат булып чыгачак.

Рейтинг нәтиҗәләре "5-100" Россиядә югары белемне үстерү хөкүмәт программасында исәпкә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев