Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиянең авыл хуҗалыгы министры ил күләмендә икмәк уңышы күпме булачагын фаразлады

"Мул икмәк уңышы алу өчен, булган потенциалны кулланып бетермибез", - ди Александр Ткачев.

(Лаеш, 6 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Урып-җыюны башлау вакыты буенча калышу уңышны күпмедер югалтуга да китерүе ихтимал. Бу хакта кичә Лаешта "Быелгы шартларда үсемлек продукциясе сыйфаты һәм урып-җыю эшләрен уздыру барышы турында" киңәшмәсендә Россиянең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев белдерде.

"Бөтен Россия буенча уңыш җыюга тотынуда соңару картинасы күзәтелә. Шулай да, без яңгырсызлыкка караганда яңгыр булу яхшырак дип әйтәбез. Татарстан, Идел буе һәрвакыт яңгыр җитмәүгә тилмерде. Яңгыр булу хәерлерәк, иртәгә кояш чыгар да, барысы да җайланыр", - дигән оптимистик сүзләр белән канатландырды федераль министр авыл хезмәтчәннәрен.

Ул яңгырлар аркасында чәчү эшләре авырлык белән баруын, һава торышына карамастан, чәчү мәйданнары 300 мең гектарга арттырылганын билгеләп узды. "Көньякта аграрийлар урып җыюга кереште. Анда икмәк яхшы гына күренә. Кубаньда арпаның беренче сугымы гектарыннан 60 центнер чыгуын күрсәтте. Бүгенге көндә 1,5 млн тонна икмәк суктырылды. Бер ел элек бу сан 4 млн тонна иде. Без урып җыю вакыты буенча калышабыз", - дип белдерде Александр Ткачев.

Реклама

Министр әйтүенчә, былтыр икмәк уңышы буенча рекордлы күрсәткеч теркәлеп, 120 млн тонна алынган булса, быел фаразлар буенча, ул 100-105 млн тоннадан артмаска мөмкин. "Без кимүне күрәбез, сәбәпләрен дә бик яхшы беләбез: яз соңлап килде, кыраулар да сукты, яңадан чәчәргә дә туры килде. Чәчүлекләрне торгызу, тернәкләндерү өчен дә акча сарыф ителде. Әмма 100-105 млн тонна ашлык та безгә җитә: 40 млн тоннасы - терлек азыгы өчен, 20 млн тонна - азык-төлек максатларына булса, 10 млн тоннасы - орлыкка һәм 30-35 млн тонна әле экспортка да кала. Икмәксез калмыйбыз, анысы, 2000 елда 60 млн тоннандан артык икмәк җыйган идек", - дип тынычландырды ул.

Шулай да, Александр Ткачев фаразланган санда гына туктап калмаска өндәде. "Резервлар барын аңлыйбыз, һава торышы даими үзгәреп тора. Безнең потенциал техникада, квалификациядә, минераль ашлама кертүдә булуын да аңлыйбыз. Кайчак илнең төрле төбәкләрендә уңыш дәрәҗәсе күпкә аерыла. Димәк, потенциалны кулланып бетермибез дигән сүз. Россия - аграр ил, икмәк державасы!" - дип ассызыклады федераль министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев