Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиялеләрнең тәмәкегә чыгымнары ике тапкырга арткан

Тәмәкегә чыгымнар дәрәҗәсе иң түбән субъектлар исемлегендә Ингушетия (хуҗалык әгъзалары чыгымнарының 0,1%), Чечня (0,2%) һәм Татарстан (1,2 %).

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ"). Тәмәке тартуга каршы 5 ел актив көрәш эчендә - 2011 елдан 2016 елга кадәр - россиялеләрнең тәмәкегә чыгымнары ике тапкырга үскән. Узган елда алар барлык тәмәк тартучылар чыгымнарының 4,1 проценты дәрәҗәсенә җиткән (2011 елда 2,1 процент булган), дип хәбәр ителә Роспотребнадзорның "2016 елда Россия Федерациясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлек торышы" докладында. Бу хакта "Известия" яза.

Тәмәкегә чыгымнар дәрәҗәсе иң түбән субъектлар исемлегендә Ингушетия (хуҗалык әгъзалары чыгымнарының 0,1%), Чечня (0,2%) һәм Татарстан (1,2 %). Иң югары күрсәткечләр Бурятиядә (8,8%), Рязань өлкәсендә (7,9%), Чукот автономного округында (6,8%) һәм Смоленск өлкәсендә (6,8%). Тәмәкегә чыгымнар арту күпчелектә акцизлар үсеше белән бәйле. Росстат мәгълүматлары буенча, 2011 елдан 2016 елга кадәр тәмәке кабының уртача бәясе 3,5 тапкырга - 75 сумга кадәр арткан. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, үз чиратында, өлкәннәр арасында тәмәке көйрәтү 2009 елдагы 39,4%тан 2016 елда 30,9%ка кадәр кимүен искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев