Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиялеләрнең азык-төлек җыелмасы кәрзине кыйммәтләнгән

Росстат ел башыннан "кәрзин" бәясенең максималь үсешен теркәгән.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Ведомство мәгълүматлары буенча, июль башына минималь азык-төлек җыелмасына бәяләр 15 %ка арткан. Шул рәвешле, июнь аенда уртача алганда 33 продукттан торган "кәрзин", май күрсәткечләре белән чагыштырганда, 5 %ка кыйммәтләнгән. Аның бәясе 4200 сумга җиткән. Бу хакта "Известия" яза.

Билгеләп узылганча, июньдә бәяләр, нигездә, яшелчәләргә үскән.

Россия Икътисади үсеш министрлыгы моны начар һава торышы аркасында көньяк төбәкләрдән һәм БДБ илләреннән яшелчәләр китерү кимү белән аңлата. Ә узган ел запаслары инде гомумән беткән. Шуңа күрә җитешмәүчәнлекне кыйммәтле импорт ярдәмендә тулыландырырга туры килгән.

Әмма шул ук вакытта бер төркем яшелчәләргә һәм җиләк-җимешләргә бәяләр кимү күзәтелгән. Әйтик, кыяр һәм помидорга бәяләр 25,4 һәм 22,8%ка кимегән, ә сарымсак 3,8%ка төшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев