Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиялеләр Путинга “Турыдан-туры элемтә”гә 1,3 млннан артык сорау юллаган

Россиялеләр Путинга "Турыдан-туры элемтә"гә 1,3 млннан артык сорау юллаган

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Россиялеләр Путинга "Владимир Путин белән турыдан-туры элемтә"гә ике көн кала төрле каналлар аркылы 1,3 млннан артык сорау юллаган. Бу хакта 15 июньдә тапшыруны трансляцияләчәк "Россия 24" телеканалы хәбәр итә.

"Турыдан-туры элемтә"гә килгән популяр сораулар программаның moskva-putinu.ru рәсми сайтында басылган. Алар арасында юлларның начар торышы, торак-коммуналь хуҗалыгы, чүплекләр, төзелеш, ипотека, түрәләрнең җавапсызлыгы, мәгариф мәсьәләләре, Украинадагы вазгыять һәм санкцияләр бар.

"Безнең Кандра авылы юлы коточкыч хәлдә, аннан йөреп булмый. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча "отпискалар" гына килә, - дип видео юллаган берәү. - Ул хатларда безнең юл төзекләндерелгән диелгән, әмма бу дөрес түгел". Икенчесендә: "Кайчан безнең түрәләр үз эшләре өчен шәхси җаваплылык тота башлыйлар? Ни өчен, җәзага тартасы урында, аларны эшләреннән алалар яки икенче урынга күчерәләр?" - диелгән. Ә кайберләре хәтта сорау да түгел, ә авторның җан авазы булып яңгырый: "Мин Сириядә тынычлык булуын һәм мөселманнар белән христианнар арасында сугыш булмавын телим".

Реклама

"Россия 24" мәгълүматлары буенча, "Турыдан-туры элемтә"гә 674 мең шалтырату, 300 мең СМС- һәм ММС-хәбәрләр, 226 меңе социаль челтәрләр аша, 100 мең сорау программа сайты аркылы, шулай ук 12 мең видеохәбәр кергән.

Путин белән 15 июньдә булачак "Турыдан-туры элемтә" исәп буенча - 15нчесе. Ул эфирга Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә Беренче, "Россия 1", "Россия 24" телеканалларында һәм "Маяк", "Вести FM" һәм "Радио России" радиостанциясе аша трансляцияләнә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев