Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен шартларны йомшартырга мөмкиннәр

Икътисади үсеш министрлыгы Россия Министрлар Кабинетына икътисадны торгызу буенча план җибәрде.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Россиядә вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен шартларны йомшартырга мөмкиннәр. РФ хөкүмәтенә Икътисади үсеш министрлыгы җибәргән ил икътисадын торгызу планында шул турыда әйтелә. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Шулай итеп, ел ахырына пенсиягә кадәр өч ел калган кешеләрне җибәрү тәкъдим ителә. Гамәлдәге закон буенча, бу пенсия яшенә кадәр ике ел эчендә эшен югалткан, шулай ук 20 ел (хатын-кызлар өчен) һәм 25 ел (ир-атлар өчен) эш стажы булган россиялеләр өчен мөмкин булачак.

Моннан тыш, документ якындагы өч айда эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен арттыруны күздә тота. Аны 1,5 меңнән 4,5 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә.

Чыганак сүзләренә караганда, документка даими рәвештә төзәтмәләр кертелә, шуңа күрә соңгы версия хәзергедән аерылырга мөмкин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев